• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныфлар укытучыларының квалификациясен күтәрү программасы тәмамлану

Башлангыч сыйныфлар укытучыларының квалификациясен күтәрү программасы тәмамлану

2026 елның мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының башлангыч сыйныф укытучыларын «Башлангыч мәктәптә уку предметларының эчтәлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре» квалификация күтәрү программасы буенча укытты (кураторы – Хәмитова Г.Р.).

Программа кысаларында педагоглар башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль мәгариф программасындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, кече яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, башлангыч мәктәптә метапредмет күнекмәләрен һәм предмет белемнәрен формалаштыруның заманча мәгариф практикалары белән таныштылар. Тыңлаучыларда башлангыч сыйныф укытучысының инклюзив мохиттә эшләвенә багышланган практик дәресләр аеруча кызыксыну уятты.

Стажировкалар Казан шәһәре Совет районының «79 нчы экология-технология лицее» МБМУ (директоры Г.Р. Галиева) һәм Татарстан Республикасы «Буа шәһәренең лицей-интернаты (сәләтле балалар өчен мәктәп)» МБМУ (директоры И.И. Абзалов) базасында үткәрелде.  

Йомгак ясаганда Буа районының башлангыч сыйныф укытучылары укуларны оештыру дәрәҗәсен, бирелгән мәгълүматның актуальлеген югары бәяләделәр һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм даими ярдәм өчен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына рәхмәт белдерделәр.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: