• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныфлар укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

Башлангыч сыйныфлар укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2026 елның 17-26 мартында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч белем бирү учреждениеләрендә белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүне бәяләү системасы үзенчәлекләре» темасына педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы – Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты).

Квалификация күтәрү программасы кысаларында НОО Федераль белем бирү программасы үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү үзенчәлекләре, укучыларның казанышларын тикшереп тору һәм бәяләү процессын психологик-педагогик тәэмин итү, дәрестә контроль-бәяләү эшчәнлеген оештыру һәм башлангыч мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү һ.б. каралды.

Стажировкалар Казан шәһәренең мәгариф оешмалары – Вахитов районының «12 нче мәктәп» МБМУ һәм Совет районының «95 нче табигый-фәнни лицей» МБМУ базасында булды.

Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Педагоглар укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга югары профессиональ дәрәҗәдә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: