
2026 елның 24 мартында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Совет районы «108 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында Казанда белем бирү нәтиҗәләре түбән булган гомуми белем бирү оешмалары һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче гомуми белем бирү оешмалары эшчәнлеген тьюторлык белән тәэмин итү кысаларында «Үсеш пространствосы буларак мәктәп: шартлардан – мөмкинлекләргә таба» белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы эшләвен тәэмин итү буенча гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкчеләр урынбасарлары өчен республика семинары үткәрелде.
Семинарның төп максаты – уку нәтиҗәләре түбән булган гомуми белем бирү оешмаларына һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче гомуми белем бирү оешмаларына адреслы методик ярдәм күрсәтү.
Семинарны үткәргәндә укучыларның белем сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән практик дәресләргә, мастер-классларга һәм дискуссияләргә басым ясалды.
Семинарны тыңлаучылар аның югары дәрәҗәдә үткәрелүен, шулай ук мондый чараларның кирәклеген билгеләп үттеләр.





