• Русский
  • Татарча

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына

«Салават күпере» журналы, Габдулла Тукай дәүләт музее Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе белән берлектә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Тукайлы балачак» республика иҗади конкурсын үткәрә.

Конкурс балаларны Габдулла Тукай иҗатына тартуга, татар теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләүгә, иҗади сәләтләрне һәм театр сәнгатенә кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән.

3 яшьтән алып 9 яшькәчә балагыз иҗат итәргә, җырларга, биергә һәм шигырьләр сөйләргә ярата икән, бу конкурс – үзен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Конкурс 2026 елның 18 февраленнән 9 ноябренә кадәр өч этапта үткәреләчәк, җиңүчеләрне Казанда бүләкләү планлаштырыла.

Гаризалар 23 мартка кадәр кабул ителә. Катнашу кагыйдәләре конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән.

Өстәмә мәгълүмат «Салават күпере» журналы сайтында: https://salavatkupere.com/news/b-jgel-r/tukaily-balacak 

#ИРОРТ

Хэштеглар: