
Чараның модераторы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Светлана Николаевна Башинова тәрбиячеләр алдында килеп туган кыенлыкларга: методик эшләнмәләрнең булмавына, тәрбия программасын белем бирү процессына интеграцияләүдәге проблемаларга, ата-аналарны агартудагы кыенлыкларга игътибар итте. Нәтиҗәле методик ярдәм мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагогларының сыйфатлы тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенә ярдәм итә.
Остаханә кысаларында спикерларның чыгышлары тәкъдим ителде:
- Р.И. Латыйпова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, мәктәпкәчә белем бирүнең федераль мәгариф программасын гамәлгә ашыруның төп аспектларын яктыртты, булган кыенлыкларны чишү мисалларын китерде;
- Педагогика фәннәре кандидаты, «Русское слово» нәшриятының (Мәскәү шәһәре) фәнни җитәкчесе Н.Е. Васюкова ата-аналарны уртак белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү мәсьәләләрен сөйләде, балалар бакчалары педагоглары тарафыннан уңышлы кулланыла торган нәшрият табышларын билгеләп үтте;
- Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты С. Н. Башинова җыелучыларга сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле формаларын тәкъдим итте;
- И.А. Төхфәтуллина, методист, «Воскобовичның үсеш уеннары» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте компаниясе тьютор-укытучысы (Санкт-Петербург шәһәре) Татарстан Республикасының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында апробация үтә торган «татар әкиятләрендә акыллы уеннар» инновацион проектын тәкъдим итте;
- Е.А. Кирилова, «Каенлык» катнаш төрдәге 17 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе (Чистай шәһәре), педагогик остаханәдә катнашучыларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү буенча «Акыллы куб» интерактив уены белән таныштырды. Бу уен Чистай шәһәре, аның тарихы һәм геройлары турында мәгълүмат бирә, балаларны кече һәм зур ватаннары белән таныштыра.
Республика педагогика остаханәсендә катнашучылар мастер-классларның барлык спикерларына һәм модераторларына рәхмәт белдерделәр, кызыклы чыгышлары һәм иҗади табышлары өчен рәхмәт әйттеләр.



