• Русский
  • Татарча

«Мәктәптә инновацион һәм проект эшчәнлеге» түгәрәк өстәле

«Мәктәптә инновацион һәм проект эшчәнлеге» түгәрәк өстәле

2026 елның 26 февралендә Төбәк инновацион мәйданчыклары вәкилләре өчен «Мәктәптә инновацион һәм проект эшчәнлеге» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы, пед. фән. канд.  Шәяхмәтова Р.И. мөрәҗәгать итте.

2026 елда Татарстан Республикасының Төбәк инновацион мәйданчыклары эшчәнлегенең үзенчәлекләре һәм аларның эшчәнлек операторы сыйфатында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының роле турында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры, химия фән. канд. Шәмсетдинова Л.П. сөйләде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы, социол. фән.канд. Натапова Н.В. үзенең чыгышында педагогик тикшеренүләрдә социологик методларны куллану темасын яктыртты, аларның һәркайсын Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәгълүмати-аналитик бүлеге хезмәткәрләре үткәргән гамәли фәнни тикшеренүләрдә куллану үзенчәлекләрен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, фәлс. фән. канд. Агапова Э.И. түгәрәк өстәлдә катнашучыларга гамәли фәнни тикшеренү йомгакларын тәкъдим итте, аның максаты профильле педагогик сыйныф укучыларының мәктәптә проект һәм инновация эшчәнлеген оештыруга мөнәсәбәтен өйрәнү иде.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: