
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 2026 елның 9-20 февралендә «Идарә ресурсы буларак остазлык: мәгариф интенсивы» (72 сәгать) өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.
Максатчан аудитория: төп, урта гомуми һәм урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләре, җитәкче урынбасарлары.
Программаны үзләштерү процессында тыңлаучылар:
- мәгариф оешмаларында остазлык системасын оештыруга заманча карашларны өйрәнделәр;
- белем бирү процессының сыйфатын яхшырту өчен остазлык практикалары белән идарә итү инструментлары турында белделәр;
- белем бирү оешмасы дәрәҗәсендә остазлыкны куллануның иң яхшы тәҗрибәләре белән таныштылар.
Программаның мөһим өлеше 10 һәм 12 февральдә КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее базасында (директоры – Скобельцына Е.Г.) һәм «179 нчы номерлы гимназия-мәгариф үзәге» МБМУ (директоры – Наумова Э.В.) үткәргән ике стажировка булды. Катнашучылар түбәндәге мөмкинлекләргә ия булдылар:
- реаль белем бирү мохитендә остазлык механизмнарын күрү;
- уңышлы кейсларны анализлау һәм алар турында тәҗрибәле остазлар белән фикер алышу;
- хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу һәм үз оешмаларында остазлык практикаларын куллануның үз стратегияләрен эшләү.
Квалификация күтәрү курсларын тыңлаучылар аның югары дәрәҗәдә оештырылуын, педагогларның һәм тренерларның профессиональлеген һәм иҗади мөнәсәбәтен, укытуның гамәли характерын билгеләп үттеләр.
Без барлык катнашучыларга да активлыклары һәм конструктив диалоглары өчен рәхмәт белдерәбез!


