• Русский
  • Татарча

«Мәктәп китапханәләрен модернизацияләү шартларында нәтиҗәле китапханә практикаларын куллану» квалификация күтәрү программасын тәмамланды

«Мәктәп китапханәләрен модернизацияләү шартларында нәтиҗәле китапханә практикаларын куллану» квалификация күтәрү программасын тәмамланды

2026 елның 9-19 февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы тарафыннан «Мәктәп китапханәләрен модернизацияләү шартларында нәтиҗәле китапханә практикаларын куллану» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Укытуның максаты – тыңлаучыларда мәктәп китапханәләрен модернизацияләү һәм китапханә хезмәткәрләренең педагог-китапханәче вазифасына күчү шартларында нәтиҗәле китапханә практикаларын куллану буенча актуаль компетенцияләр формалаштыру

Укуларга Татарстан Республикасының 7 муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 18 мәктәп китапханәсе хезмәткәре килде. Программаның күләме: 56 сәгать. Курслар кураторлары – Хаҗиева Е.В., Сәйфиева О.В. 

Квалификация күтәрү программасы кысаларында тыңлаучылар мәктәп китапханәләрен модернизацияләү, гаилә белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, педагог-китапханәченең коммуникатив компетенцияләрен үстерү мәсьәләләре буенча белемнәрен, күнекмәләрен камилләштерделәр, мәктәп китапханәсенең һөнәри юнәлеш бирү эшенең заманча форматларын, авторлык программаларын эшләү методикаларын өйрәнделәр, һөнәри эшчәнлек өчен өстәмә мәгълүмати-методик материаллар алдылар.

13 февральдә онлайн форматта Сферум платформасында әйдәп баручы нәшрият вәкилләре чыгыш ясады: 

  • «АСТ» нәшриятының «Образовательные проекты» («Мәгариф проектлары») редакциясенең әйдәп баручы методисты Низенькова М. Г. «Тарихи хәтерне саклау һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү коралы буларак китапханә онлайн-проектлары» темасы белән;
  • «Планета» нәшриятының методик хезмәте җитәкчесе Папченкова И.В. «Дәрестән тыш эшчәнлекнең белем бирү курслары ярдәмендә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру» темасы белән;
  •  «Издательский дом Вахромеева» («Вахромеев нәшрият йорты») директоры киңәшчесе, РФ гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре Алексеев А.П. «Мәктәп китапханәсе эшчәнлегенең тәрбия аспекты» темасы белән;
  • «Детская литература» («Балалар әдәбияты») нәшриятының әйдәп баручы методисты, мәктәп китапханәләре белән эшләү кураторы, БИС эксперты Громовик И.Г. «Һөнәрне яңадан йөкләү: китапханәче компетенцияләре һәм вакыт таләпләре» темасы белән.

18 февральдә Казан шәһәренең сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе базасында көндезге форматта стажировка үтте. Стажировка кысаларында чыгыш ясадылар:

  • Казан шәһәренең Яңа Савин районының «15 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе» МБУДБО китапханәсе мөдире Шиһапова З.Я. «Мәктәп китапханәчесе портреты китапханәчеләрнең үз күзләре белән» уен-практикумы» темасы белән;
  • «Казан шәһәре үзәк китапханәсе» МБУКның27 нче номерлы «Гаилә» филиал-китапханәсе мөдире Васина М.А. «Социаль партнерлык: муниципаль һәм мәктәп китапханәләре арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле формалары» темасы белән;
  • Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Закирова Г.Т. «Үзенчәлекле укучы өчен китапханә – уңайлы мохит» темасы белән.

Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды, анда тыңлаучылар заманча язучылар тарафыннан иҗат ителгән һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән патриотик юнәлештәге әсәрләр буенча китапханә чараларын тәкъдим иттеләр. 

Укулар тәмамлангач, китапханәчеләр стажировкаларның югары мәгълүмати булуын, һөнәри осталыкны күтәрү өчен темаларның күптөрлелеген һәм актуальлеген, нәтиҗәле китапханә практикаларын куллануның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: