• Русский
  • Татарча

«Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсы

«Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» инновацион проектын, «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә остазлыкны үстерү концепциясе» төп нигезләмәләрен, Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елын һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын билгеләп үтүне гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елның 18 февраленнән 1 апреленә кадәр республикакүләм «Чикләрсез педагогик осталык» конкурсын оештыра.

Конкурсның максаты: остазлык практикасына ярдәм итү һәм аны үстерү, ТР мәгариф хезмәткәрләренең остазлык эшчәнлеге өлкәсендәге алдынгы педагогик тәҗрибәсен үстерү.

Конкурста катнашырга Татарстан Республикасының төрле типтагы мәгариф оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре (укытучылар, педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары, сыйныф җитәкчеләре, тәрбиячеләр, тьюторлар, педагог-психологлар, социаль педагоглар һ.б.), мәктәп остазлары командалары, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары методистлары чакырыла.

Конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://clck.ru/3RtWtn

«Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсында катнашуга гариза: https://clck.ru/3RrYFd

Чараны оештыручы: «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге.

#ИРОРТ

Хэштеглар: