
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Россия Федерациясе мәгариф оешмаларының төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 6 – 11 сыйныф укучыларының һөнәри ориентациясенең бердәм моделе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2026 ел Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә 2026 елның 12 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр «Хезмәттә һәм бердәмлектә – Россиянең батырлыгы!» дәресләр, дәрестән тыш чаралар, проектлар авторлык методик эшләнмәләре төбәкара конкурсын үткәрә.
Конкурсның максаты –мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында, гомуми белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында, өстәмә белем бирү оешмаларында һөнәри ориентация системасын үстерү.
Конкурста катнашучылар –мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының, гомуми белем бирү оешмаларының, һөнәри белем бирү оешмаларының, өстәмә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре. Укучылар конкурста мәгариф оешмасының педагогик хезмәткәрләре белән бергә катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- Гаиләмнең һөнәре. Хезмәт династияләре.
- Ватанны саклаучылар: заман бәйләнеше.
- Россиянең бөек төзелешләре. Хезмәт Геройлары. Остаз.
- Халык сәнгате һәм һөнәрчелек.
- Цифрлы киләчәк һөнәрләре.
Катнашу өчен 2026 елның 20 февраленә кадәр, https://clck.ru/3R5RYE сылтамасы буенча кереп, гариза бирергә кирәк. Конкурс материаллары аларны эшләүгә карата конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән таләпләр һәм тапшыру тәртибе нигезендә җибәрелә.
Белешмә өчен мәгълүмат: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru.
Конкурс турындагы нигезләмә ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында «Конкурслар» бүлегендә урнаштырылган: http://pr.irort.ru.


