
Бүген, 23 декабрьдә, төбәкләрдәге мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсендә Татарстанның 2025 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы бишлегенә керүе билгеле булды.
Чара 22-24 декабрьдә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» Идарә остаханәсендә үткәрелә.
Лидер төбәкләр исемлегенә шулай ук Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Чечен Республикасы кергән
Киңәшмә кысаларында Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар идарәсе башлыгы Сергей Новиков Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенконың Рәхмәт хатын тапшырды. Бүләк балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә ата-аналарның инициативаларын актив яклаган өчен тапшырылды.


