
Татарстанда әлеге уку елында «Физик-химик алгарыш» дигән яңа проект эшли башлады. Шул ук вакытта тагын бер республика проектын – «Физик-математик алгарыш»ны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Аларда катнашып, укытучылар грантлар, ә укучылар премияләр алырга мөмкин. Моннан тыш, мәктәпләргә заманча җиһазлар урнаштырылачак. Тулырак – «Татар-информ» материалында.
Грантларны 200 физика һәм химия укытучысы алачак
«Физик-химик алгарыш» проектын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Ул укытучыларга, укучыларга һәм мәктәпләргә ярдәм итүгә, шулай ук физика һәм химияне популярлаштыруга кагылышлы берничә юнәлештән тора, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
«Проект дүрт блоктан тора: укытучыларга методик, технологик һәм грант ярдәме; мәктәпләргә методик һәм грант ярдәме; укучыларга оештыру-методик һәм грант ярдәме; физика һәм химияне популярлаштыру. Проектның бурычлары – балаларның химия һәм физика белән кызыксынуын көчәйтү, инженер һөнәрләрен сайлаучы абитуриентлар санын арттыру», – дип сөйләде ул
Уку елы ахырында 200 укытучы конкурс нигезендә грантларны алу мөмкинлегенә ия булачак. Биш елдан артык хезмәт стажы булган 100 педагог өчен 300әр мең сум акча каралган. Мәктәпләрдә биш елдан азрак эшләүче 100 укытучы өчен – 250әр мең сум.
Моннан тыш, республика мәктәпләрендә югары сыйныф укучыларын физика һәм химиягә өйрәтүче 20 югары уку йорты укытучысы 200әр мең сум алачак.
В рамках проекта учителя химии и физики также смогут повысить квалификацию, пройти обучение и индивидуальные консультации. Для них планируется создать мобильный демонстрационный кабинет, программный комплекс «Лаборатория практикума по физике», разработать цифровые пособия по физике и химии.
«Наша давняя мечта с Казанским федеральным университетом – создание мобильного демонстрационного кабинета. С передвижным кабинетом физики и химии можно будет выезжать в районы республики, проводить с детьми опыты. Эту идею поддержал Рустам Минниханов», – отметил глава Минобрнауки.
Грантовая поддержка предусмотрена для 60 школ
Проект кысаларында химия һәм физика укытучылары шулай ук квалификацияләрен күтәрә, укый һәм индивидуаль консультацияләр алачак. Алар өчен мобиль демонстрацион кабинет, «Физика буенча практикум лабораториясе» программа комплексы төзү, физика һәм химия буенча цифрлы әсбаплар эшләү планлаштырыла.
«Казан федераль университеты белән күптәнге хыялыбыз – мобиль демонстрацион кабинет булдыру. Күчмә физика һәм химия кабинеты белән республика районнарына барып, балалар белән тәҗрибәләр үткәрергә мөмкин булачак. Бу идеяне Рөстәм Миңнеханов та хуплады», – дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Грант ярдәме 60 мәктәпкә каралган
Югары дәрәҗәдәге казанышлар өчен уку елы ахырында 30 мәктәпкә 1әр млн сум грант биреләчәк. Тагын 30 мәктәп заманча җиһазлар сатып алу өчен 2шәр млн сум грант алачак.
«Бу бик җитди ярдәм. Һәм бу ярдәм чараларының барысы да республиканыкы», – дип ассызыклады Һадиуллин.
Конкурс нигезендә, теләүчеләр күп булу сәбәпле, 20 мәктәптә профильле сыйныфлар ачылачак, дип өстәде ул. Мәгариф оешмалары шулай ук физика һәм химия буенча китаплар комплектлары алачак, шул исәптән мәктәп китапханәләрен формалаштыру өчен дә.
Укучыларга физика һәм химия буенча чараларда актив катнашкан өчен акчалата бүләкләү каралган. Уку елы ахырында 200 укучыга 50әр мең сум премия биреләчәк.
5-11 сыйныф укучылары өчен химия һәм инженер белгечлекләре буенча түгәрәкләр оештырыла. Моннан тыш, укучылар өчен «Физика һәркем өчен» курсы, күчмә фәнни-популяр лекцияләр, онлайн-дәресләр, интенсивлар, профильле һәм тематик белем бирү сменалары, җәйге мәктәпләр булачак. Һәм алар өчен халыкара олимпиадаларда катнашуны оештыралар.
Проект эре сәнәгать һәм нефть предприятиеләрен кызыксындырды
Физика һәм химияне популярлаштыру өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ «Төгәл фәннәр тарихының виртуаль музее»н булдырачак. «Физхим алгарыш» проекты буенча сайт эшләнәчәк.
«Мастер-класслар, фестивальләр, төбәк чемпионатлары үткәрү планлаштырыла. Чараларга Татарстан галимнәрен генә түгел, Россиянең башка төбәкләрен дә җәлеп итәчәкбез. Казан төгәл фәннәрне – физика, математика, химияне популярлаштыру үзәгенә әверелергә тиеш. Киләсе елда биологиягә зур игътибар бирәчәкбез», – дип билгеләп үтте Мәгариф һәм фән министры.
Проектны тормышка ашыруда КФУ, КХТИ, Иннополис Университеты, Кызыклы фән һәм техника йорты, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, шулай ук Мәскәү инженер-физика институты, Мәскәү физика-техника институты, Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте ярдәм итәчәк.
«Эре сәнәгать һәм нефть предприятиеләре дә инженерлар әзерләү өчен бу проект белән кызыксыналар», – диде Һадиуллин.
«ФизХим алгарыш» проекты концепциясе эшләнде һәм өч елга чыгымнар сметасы әзерләнде. Аерым алганда, 2026 елдан 2028 елга кадәр проект чараларына 1,4 млрд сумнан артык акча бирү планлаштырыла.
«Мондый проект Россиянең бер генә төбәгендә дә юк»
Тагын бер республика проекты, «Физика-математика алгарышы», узган уку елыннан башлап уңышлы тормышка ашырыла. Ул Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников инициативасы белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды, дип сөйләде Һадиуллин.
«Әлеге проектны гамәлгә ашыруның беренче елы республикада балаларның һәм укытучыларның физика-математика белеменә кызыксынуы көчле булуын күрсәтте. Мондый проект Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Ышанам ки, безнең үрнәккә РФнең башка субъектлары да иярер. Бәлки, хәтта федераль дәрәҗәдә булачак», – дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Проект биш юнәлешне үз эченә ала: республика мәктәпләрендә физика-математика сыйныфлары (7-9 сыйныфлар) булдыру, 5-7 сыйныфлар өчен математика һәм физика түгәрәкләре оештыру, математика һәм физиканы популярлаштыру буенча чаралар үткәрү, мәктәп балаларына күчмә чараларда катнашу өчен премияләр, мәктәпләр һәм укытучылар өчен грантлар.
«Бу максатларга республика бюджетыннан 252 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. 2026-2027 елларга бюджетта да акча каралган. Проект өч елга исәпләнгән», – дип ассызыклады министр.
350 укытучы һәм 40 мәктәп «Физмат алгарыш» проекты буенча грантлар алды
Математика, физика, информатика укытучыларына ярдәм итү өчен «Физмат алгарыш» проекты буенча грантлар булдырылды. Барлыгы 350 укытучы, шул исәптән 100 түгәрәк укытучысы, һәм 40 мәктәп 155 млн сумлык грант ярдәменә ия булды.
Моннан тыш, 5-11 сыйныфларның 200 укучысы күчмә чараларда катнашу өчен 50әр мең сум акча алды.
«Мәктәпләрдә тирәнәйтелгән программа гамәлгә ашырыла –математиканы өйрәнүгә атнага сигез сәгать бирелә. Педагогларга эшләү өчен кирәкле барлык укыту-методик материаллардан файдалану мөмкинлеге бирелде. Дәреслекләрне мәктәпләргә китерү оештырылган. Без уңай динамика күрәбез – канәгатьләнерлек булмаган билгеләр өлеше кими һәм «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләр саны арта. Сигез ай буена түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр белемнәрен сизелерлек арттырдылар», – диде Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, алга таба үсеш өчен математик һәм техник белгечлекләр сайлап алучы укучылар саны арткан.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыру «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә һәм укучыларның талантларын үстерү һәм көчле сыйфатларын куллану өчен мөмкинлекләр тудыруга һәм педагогларга ярдәм итүгә, төгәл дисциплиналарны укытуның яңа методикаларын һәм укыту өчен уңайлы шартларны булдыруга юнәлдерелгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча