Чираттагы «Цифр дәресе» барышында Татарстан мәктәп укучылары нейрочелтәрләрне куркынычсыз куллану нигезләренә өйрәнәчәкләр, машина белән өйрәтү технологияләренең киберкуркынычсызлык буенча белгечләргә ничек ярдәм итүе турында күзаллаулар алачаклар, шулай ук кибермошенникларның мондый чишелешләр мөмкинлекләрен ничек кулланулары турында беләчәкләр.
«Цифр дәресе» проекты Россиянең Мәгариф министрлыгы, Россия Цифрлар министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном тарафыннан Россиянең әйдәп баручы технологик компанияләре белән партнерлыкта гамәлгә ашырыла. Башта инициатива «Цифрлы икътисад» милли проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Хәзер аның дәвамчысы булып «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» дип аталган яңа милли проекты тора.
Бу уку елында «Касперский лабораториясе»ннән «Цифр дәресе» Россия мәктәпләрендә 13 гыйнвардан 2 февральгә кадәр узачак. Дәрес интерактив бирем - тренажерларны үз эченә ала. Видеолекция, дәрес үткәрү өчен методик материаллар һәм тренажерлар үзләре урокцифры.рф сайтында пәйда булачак.
Дәрес сюжеты нигезендә, геройлар интернетта аларның куркынычсызлыгына нәрсәдер янаган төрле ситуацияләргә эләгәчәк. Кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен биремнәр бер-берсеннән аерыла. 1-4 нче сыйныф укучылары ясалма интеллект белән эшләгәндә гади сораулар тудырырга өйрәнәчәк, 5-9 нчы сыйныф укучылары ясалма интеллект алгоритмнары ничек өйрәнелүен беләчәк, ә өлкән сыйныф укучылары ясалма интеллект - ботлар белән эшләргә өйрәнәчәк.
Моннан тыш, иртәгә, 10 гыйнварда, Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьтә урокцифры.рф сайтында педагоглар өчен тематик вебинар узачак.
«Киберкуркынычсызлык һәм ясалма интеллект — ул цифрлаштыру тормышның барлык өлкәләренә үтеп керә торган заманча дөньяда ике алдынгы технологик тренд. Укучыларның инде бүген үк ясалма интеллект эш принципларын аңлаулары, шулай ук үзләрен киберкиңлектә ничек якларга икәнен белүләре мөһим. «Цифр дәресе» проекты балаларда һәм яшьләрдә цифрлы технологияләрне дөрес куллану өчен кирәкле тәнкыйди фикерләүне, компетенцияләрне һәм күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә, алардан башка теләсә кайсы тармакта уңышлы белгечнең киләчәген күз алдына китерүе кыен», — дип ышанып әйтте «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Сергей Плуготаренко.
«Елдан - ел без «Цифр дәресе» өчен цифрлы дөньяның иң актуаль һәм файдалы аспектларын сайлыйбыз, һәм бу юлы без «Киберкуркынычсызлык һәм ясалма интеллект» темасына игътибар иттек. Ясалма интеллект белән укучылар аеруча кызыксыналар, шуңа күрә без мәктәп укучылары белән мондый сервисларның эш алгоритмнарын һәм мөмкин булган янауларны җентекләп тикшерергә булдык», — дип аңлатты балалар онлайн-куркынычсызлыгы буенча «Касперский лабораториясе» юнәлеше җитәкчесе Андрей Сиденко.
«Бүгенге балаларга олы тормышта нәрсә кирәк булачагын без төгәл белә алмыйбыз, әмма без мәгълүмати технологияләрне имин куллану нигезләрен бирә алабыз, алар ярдәмендә имин киләчәк булдыра алабыз», — дип ассызыклады ул.
2025 ел башыннан Россиядә барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа милли проектлар старт алды — икътисадтан алып экологиягә кадәр. Быел Татарстанда аларның 11е гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Алар белән бәйле чараларга гомумән алганда 44,2 млрд сум юнәлдереләчәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча