• Русский
  • Татарча

«Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2024» республика конкурсы

Рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татарча сөйлим һәм эшлим - 2024» VIII республика һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы 2024 елның 11 декабрендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында узды. Конкурс Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренең һөнәри тәҗрибәсен тарату һәм аларның иҗади инициативасын үстерү максатында үткәрелде.

Конкурста ТР муниципаль районнарыннан унбиш рус телле тәрбияче катнашты. Йомгаклау этабында аларның һәркайсы «Мин шәхес» темасына визит карточкасы тәкъдим итте, педагоглар «Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез!» уен-викторинасында, «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм!» уенында, шулай ук үз иҗатларын «Ирекле микрофон» конкурсында күрсәттеләр.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе Татарстан Республикасы Мөслим районының «Кубәләк» мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбиячесе Ускова Екатерина Александровна булды. Икенче урынны Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының 40 нчы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбиячесе Данилова Светлана Михайловна алды, өченче урынны Казан шәһәренең Мәскәү районының 376 нчы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбиячесе Кострюкова Светлана Германовна яулады. Калган катнашучылар төрле номинацияләргә ия булдылар.

Жюри эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы өлкән укытучысы Надия Равил кызы Мифтахетдинова катнашты.

 

Фотогалерея: