
2024 елның 11-21 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы тарафыннан «Мәктәп китапханәчесенең һөнәри эшчәнлеген оештыруга интеграцияле алымнар» темасына квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.
Укытуның максаты – китапханә хезмәткәрләренең педагог-китапханәче вазифасына күчү һәм яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында һөнәри-педагогик компетенцияләрне камилләштерү һәм аларны куллану.
Укуларны Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының 13 мәктәп китапханәсе хезмәткәре узды. Программаның күләме: 56 сәгать. Курслар кураторлары: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы мөдире Хаҗиева Е.В., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы белгече Сәйфиева О. В.
Квалификация күтәрү программасы кысаларында тыңлаучылар функциональ грамоталылык, цифрлы мохиттә күргәзмә эшчәнлеге, китапханә дәресен проектлау, балаларга һәм яшүсмерләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча белемнәрен, күнекмәләрен камилләштерделәр, мәктәп китапханәсенең һөнәри юнәлеш бирү эшенең заманча форматларын өйрәнделәр, һөнәри эшчәнлек өчен өстәмә мәгълүмати-методик материаллар алдылар, яңа цифрлы технологияләр үзләштерделәр.
15 ноябрьдә «Сферум» платформасында онлайн форматта стажировка үтте. Тыңлаучылар алдында әйдәп баручы нәшрият вәкилләре чыгыш ясады:
- «Яшь буынның патриотик хисләрен үстерү чарасы буларак әдәбият» темасы белән «АСТ» нәшриятының «Мәгариф проектлары» редакциясенең әйдәп баручы методисты Низенькова М.В.;
- «Белем бирү оешмаларын заманча һәм актуаль әсбаплар белән тәэмин итү» темасы белән «Планета» нәшриятының методик хезмәте җитәкчесе Папченкова И.В.;
- «Сугыш турында китаплар. Тарихи хәтер һәм уку компетенцияләре» темасы белән «Балалар һәм яшүсмерләр китабы» нәшрияты» директорының методик эшләр буенча урынбасары, «Балалар-яшүсмерләр һәм гаилә укуына ярдәм итү һәм үстерү үзәге буларак китапханә» юнәлеше координаторы Песчанская Н.В.
20 ноябрьдә стажировка Казан шәһәренең сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсе базасында көндезге форматта узды.
Стажировка кысаларында түбәндәгеләр чыгыш ясады:
- «Китапханәдә укучылар вакыйгасын проектлау һәм бәяләү» темасы белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе, МДПУ магистранты Бородина Н.А.;
- «Китапханә эшчәнлегендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү формалары һәм ысуллары» темасы белән сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Закирова Г.Т.;
- «Киләчәк өчен үткән турында (эшләү тәҗрибәсеннән)» темасы белән Казан шәһәре Мәскәү районының М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназия педагог-китапханәчесе Возняк Е.Л.
Укулар «Балалар укуы педагогикасы ресурсы буларак китапханә дәресе» темасына йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды, анда тыңлаучылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган үзләренең төркемле проектларын әдәби әсәрләр кулланып тәкъдим иттеләр.
Укулар тәмамлангач, мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре заманча китапханә технологияләрен куллану күнекмәләрен алулары, һөнәри осталыкны арттыру өчен темаларның актуальлеге, стажировкаларның мәгълүмати булуы өчен рәхмәт белдерделәр.