• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү өчен «Экзамен» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү өчен «Экзамен» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе уза.

Мәктәпкәчә белем бирү өчен 5-7 яшьлек балаларны мәктәпкә әзерләү һәм тикшерү өчен эш дәфтәрләре, язу дәфтәрләре, универсаль әсбаплар тәкъдим ителә.

Башлангыч мәктәп укучылары өчен гуманитар һәм табигый-фәнни юнәлештәге Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерлек буенча уку әсбаплары, шулай ук математика, рус теле, әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья буенча эш дәфтәрләре, тестлар, тренажерлар, контроль эшләр, укучылар көндәлекләре, язу дәфтәрләре һ.б. тәкъдим ителгән.

 

«Экзамен» нәшрияты китаплар күргәзмәсе

Фотогалерея: