• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге ресурслары

ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге белем бирү процессының нәтиҗәлелеген тәэмин итә торган төрле мәгълүмати ресурсларга ия.

Китапханә фонды 1928 елда ук формалашкан. Бүгенгесе көндә фондта институтның уку-укыту һәм фәнни эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча да 70 меңнән артык басма һәм электрон продукция, һәм шулай ук сәнгати һәм фәнни-танып белү характерындагы әдәбият исәпләнә.

Ел саен институт 100гә якын исемдәге журналлар һәм газеталар яздырып ала, аларның 50 %ы ВАК журналлары исемлегенә кертелгән.

Китапханә фондында революциягә кадәр дөнья күргән, педагогика, психология буенча, республиканың 19 гасыр ахыры – 20 нче гасыр башына караган тарихын колачлаган сирәк басмалар, һәм шулай ук 20-40 еллларда дөнья күргән басмалар бар.

Фонд әйдәп барган, уку-укыту, методик һәм педагогик басмалар чыгарган нәшриятлар белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә тулыланып тора. Алар арасында “Просвещение”, “Дрофа”, “Вентана-Граф”,”Русское слово”, “Бином”, “Основа”, “Академкнига/Учебник”, “Легион”, “Национальное образование”, “Мнемозина”, “Мәгариф” нәшриятлары бар.

Китапханә фонды редакция-нәшрият бүлеге бастырып чыгарган басмалар хисабына да формалаша. Болар барысы да ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләренең методик эшкәртмәләре.

Сезне институт бинасының 3 катында, 301 нче һәм 302 нче бүлмәләрдә урнашкан китапханә-мәгълүмати бүлекккә чакырып калабыз. Сезне үзебездә күрүебезгә без бик шат һәм сезгә һөнәри эшчәнлегегез өчен мөһим булган мәгълүматны эзләп табуда ярдәм итәргә әзербез.