• Русский
  • Татарча

«Русское слово» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында «Русское слово» нәшриятының яңа керемнәре күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү, дәрестән тыш эшчәнлек һәм өстәмә белем бирү буенча методик кулланмалар; 9-11 сыйныфлар өчен тарих дәреслекләре; инглиз теле буенча уку әсбаплары; әдәбиятны һәм рус телен өйрәнү өчен өстәмә материаллар (сүзлекләр, мәгънәле уку буенча дәфтәр-тренажерлар, язучыларның тормышы һәм иҗаты турында уку әсбаплары) тәкъдим ителде.

Шулай ук күргәзмәдә «Рус дәүләт башлыкларының яраткан урыннары», «Россия дәүләт символикасы» төсле басмалары белән танышырга мөмкин.

«Русское слово» нәшриятының әдәбият исемлеге

Фотогалерея: