• Русский
  • Татарча

Вакантлы вазифаларны биләүгә конкурс турында белдерү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2021 елның 10 июнендәге 369/1 номерлы боерыгы нигезендә «Педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын биләүгә нигезләмәне раслау турында», «Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазифасын биләүгә нигезләмәне раслау турында» 2022 елның 7 ноябрендәге 497 номерлы профессор-укытучылар составына кертелгән һәм Гыйльми советының 2023 еның 12 апрелендәге карары нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогик хезмәткәрләрнең һәм фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс игълан итә.

Конкурс 2023 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: 420015, Казан, Зур Кызыл урамы, 68 йорт.
Гаризалар һәм документлар, конкурс турында Нигезләмә нигезендә (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган), гыйльми сәркәтип исеменә җибәрелергә тиеш.

Вазифага дәгъва итү өчен документлар 2023 елның 14 декабренә кадәр кабул ителә.

Вазифаларның тулы атамасы әлеге белдерүнең 1, 2 нче кушымтасында чагылдырылган.