• Русский
  • Татарча

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләре төбәкара конкурсы нәтиҗәләре

2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясе, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылган «һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләре төбәкара конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс 2023 елның 21 августынан 23 октябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча узды:

  • «Һөнәрләр әлифбасы» (мәктәпкәчә белем бирү оешмалары).
  • «Һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе» (гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү оешмалары).
  • «Профессионаллар остаханәсе» (һөнәри белем бирү оешмалары).

Конкурс комиссиясе Амур өлкәсе, Кемерово өлкәсе (Кузбасс), Краснодар крае, Ростов һәм Рязань өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан Республикасы, Татарстан Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы - Юграның 257 педагогик хезмәткәренең 167 конкурс материалын карады.

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләре төбәкара конкурсында җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар, калган катнашучылар лауреат дипломы яки конкурста катнашучы сертификаты белән бүләкләнә.

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләре төбәкара конкурсы йомгаклары турында» Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 20 октябрендәге 453 нче номерлы Боерыгы.
        
Барлык килеп туган сораулар буенча мәгълүмат алу өчен телефон:
8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru

ПедагогОстазЕлы

ПедагогЕлы2023

ОстазЕлы2023

ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты