• Русский
  • Татарча

Казанда Педагогик белем буенча V Халыкара форум уза

2019 елның 29-31 маенда Казанда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре Педагогик белем бирү буенча “Укытучының һөнәри компетенцияләрен үстерү: төп проблемалар һәм кыйммәтләр” дип исемләнгән V Халыкара форумда мәктәптә белем бирүгә һәм укытучылар әзерлегенә бәйле актуаль проблемалар турында фикер алышачак.

Форум эшендә ватаныбызның һәм чит илләрдән — Бөекбритания, АКШ, Германия, Ирландия, Словения, Австралия, Кытай, Израиль һәм башка илләрнең университетлары белгечләре педагогик белем бирүнең проблемалары буенча катнаша. Форумда спикер сыйфатында Оксфорд, Дублин университетлары һәм башка югары уку йортлары вәкилләре чыгыш ясый. Россиянең һәм чит илләрнең 600дән артык галиме булачак укытучыны полимәдәни белем бирү пространствосында эшчәнлеккә әзерләүдәге актуаль проблемалар турында фикер алышачак. Форумда катнашучылар Россиядә һәм дөньяда педагогик белем бирүне яңартып коруның тенденцияләре һәм үзенчәлекләре белән таныша алачак, укыту технологияләре һәм материаллары, эш тәҗрибәсе белән алмашачак.

Форумның пленар утырышы КФУның “УНИКС” залында үтә. Форум эше кысаларында зур халыкара фәнни-гамәли конференцияләр узачак: “Өзлексез белем бирү: яңа концепцияләр һәм технологияләр”, “Яшь педагог: адаптация һәм һөнәри яктан җитлегү”, “Тикшеренүле-ориентирлы педагогик белем”.

Шулай ук чара кысаларында яшь педагогларның TeachMeet форматында семинары да үтәчәк: иң яхшы практикалар һәм инсайтлар белән алмашу (Казан укытучыларының формаль булмаган очрашуы).

КФУның матбугат хезмәте материаллары буенча.