• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре «IX Мәхмүтов укулары: ХХІ гасыр мәгариф трансформацияләре чорында һөнәри белем һәм остазлык» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

26 һәм 27 сентябрьдә КФУның Алабуга институтында катнаш форматта «IX Мәхмүтов укулары: ХХІ гасыр мәгариф трансформацияләре чорында һөнәри белем һәм остазлык» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

IX Халыкара Мәхмүтов укуларында РФ Мәгариф министрлыгының Мәгариф инициативалары үзәгеннән (Мәскәү шәһәре), республика һөнәри белем бирү институтыннан (Минск шәһәре), Үзбәкстан Республикасы югары белем, фән һәм инновацияләр министрлыгы каршындагы һөнәри белем бирүне үстерү институтыннан (Ташкент шәһәре), А. И. Куинджи исемендәге Мариуполь дәүләт университетыннан тикшеренүчеләр, Казан федераль университеты, Оренбург дәүләт педагогика университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Мәскәү дәүләт педагогика университеты, Яр Чаллы медицина көллияте, Зәй политехник көллияте, Әлмәт политехник техникумы һәм башка күп кенә учреждениеләр катнаша.

Конференциядә «XXI гасыр мәктәпләре модельләре: чынбарлык һәм үсеш нокталары» темасына түгәрәк өстәл эше узды, анда заманча мәктәп белем бирү системасын үзгәртү шартлары турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл кысасында «Татарстан Республикасында XXI гасыр мәктәпләре моделе - традицияләр һәм инновацияләр: чынбарлык һәм үсеш нокталары» проектын тәкъдир итү булды, ул Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрә Мансур Шакирова тарафыннан эшләнгән.

Мәктәп һәм урта һөнәри белем бирүнең актуаль проблемаларына багышланган докладлар белән чыгыш ясадылар:

  • Фәнни-методик тәэмин итү буенча проректор, психология фәннәре докторы Попова Оксана Сергеевна, Минск шәһәре, Беларусь Республикасы, Республика һөнәри белем бирү институты - Һөнәри белем бирү процессында хәзерге яшьләрнең социаль - психологик кискенлекләрен җиңү.
  • Педагогика фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицей мәктәп-интернаты директоры, М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Скобельцына Елена Германовна - Россия мәгариф системасын үзгәртү шартларында Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның үсеш моделе. 
  •  Педагогика фәннәре кандидаты, Оренбург дәүләт педагогика университеты Югары мәктәп педагогикасы кафедрасы доценты Леденева Анастасия Владимировна - Параллель киңлек дидактикасы: эчтәлектән белем бирү мохитен оештыруга кадәр.
  • Казан федераль университеты Алабуга институты «Университетская» гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Пчеловодова Татьяна Вячеславовна - «Университетская» мәктәбенең ачык белем бирү экосистемасы.
  • Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең  физика укытучысы Ногманова Алсу Сарим кызы - Физика дәресләрендә алты почмаклы укыту технологиясен куллану.
  • Педагогика фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Алабуга институты доценты Ахтариева Разия Фәйзи кызы; Казан федераль университеты Алабуга институтының өлкән укытучы Шапирова Раилә Равил кызы - М.И. Мәхмүтовның «Заманча дәресе» һәм тәрбиянең заманча бурычлары.
  • А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Яр Чаллы филиалы икътисад һәм гуманитар дисциплиналар кафедрасы ассистенты Телешева Наталья Владимировна - Проектлы укытуның төп принципларының берсе буларак укучыларның мәнфәгатьләрен һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу. 
  • Татар филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты Алабуга институты профессоры Камаева Рима Бизяновна  - Туган әдәбият дәресләрендә проблемалы укыту ысулларын куллану. 
  • Педагогика фәннәре докторы, доцент, Мәскәү педагогика дәүләт университеты прфессоры Мошкин Владимир Николаевич - Норматив документларның тормыш иминлеге нигезләренә укыту эчтәлегенә таләпләрен гамәлгә ашыру. 
  • Казан федераль университеты IT-лицееның СУНЦ укытучысы Белякова Ксения Валерьевна; Казан федераль университеты IT-лицееның СУНЦ укытучысы Ворошнина Кристина Сергеевна - Төп һәм урта гомуми белем бирү этабында укучыларны тьюторлык белән тәэмин итү.
     

Шулай ук Казан федераль университеты Алабуга институты магистрлары катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе турында сөйләде, ул Татарстанның белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика өлкәсендә зур фәнни-методик һәм практик казанышлары, педагогик кадрлар әзерләү һәм педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм мәңгеләштерү өчен белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кертү һәм Россиянең танылган педагогы һәм Шәрык белгече, ТР Фәннәр академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, РФ атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтов истәлеген мәңгеләштерү максатыннан бирелә.  

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: