14 сентябрь, 2023 - 19:31
![](http://irort.ru/sites/default/files/styles/large/public/photoofnews/1_181.jpg?itok=sw8qLuCz)
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында матур әдәбият күргәзмәсе уза. Күргәзмәдә «Самокат» нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча авторларның китаплары; «Балалар һәм яшүсмерләр китабы» нәшрияты мәктәп программасының классик әдәбияты; рус һәм чит ил әдәбияты классикларының әсәрләре, «Магариф-Вакыт» нәшрияты татар язучыларының әсәрләре; «Русское слово» нәшриятының рус классиклары турында «Мәктәпкә ярдәм» сериясендәге китаплары тәкъдим ителде.
Шулай ук күргәзмәдә совет язучыларының китаплары белән танышырга мөмкин.