23 май, 2023 - 21:53
![](http://irort.ru/sites/default/files/styles/large/public/photoofnews/1_172.jpg?itok=5N1mULjK)
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең мәдәни-тарихи мирасы» темасына яңа китаплар күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы фронтовикларының истәлекләре җыентыгы, Татарстан музейларында рус коллекцияләре турында басма, Татарстан Республикасының педагогик династияләре турында китап, фольклор-этнографик материалны җыю, эшкәртү һәм анализлау буенча кулланма һ. б. тәкъдим ителгән.
Шулай ук Ямал-Ненец автоном округы һәм Екатеринбург шәһәре турында басмалар, А.Е. Заринның «Рус дәүләт башлыкларының яраткан урыннары» китабы белән танышырга мөмкин.
#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты