• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен гамәли юнәлешле вебинарлар

       

                   

                               Хөрмәтле коллегалар!

Яндекс Дәреслек технологик белем бирү платформасы апрель аенда башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен гамәли юнәлешле вебинарлар үткәрәчәк.

 

Вебинарлар темалары:

  • Дәресләрдән соң чараларны ничек нәтиҗәле оештырырга;
  • Башлангыч мәктәптә Яндекс дәреслек белән функциональ грамоталылыкны үстерү;
  • Түбән мотивацияле балалар белән ничек эшләргә;
  • Белем бирү субъекты буларак укучы.

Методистлар һәм экспертлар хәзерге заман укытучысының төрле эш юнәлешләре буенча тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, тәкъдимнәр һәм актуаль гамәли киңәшләр бирәчәкләр.

Чара нәтиҗәләре буенча укытучыларга шәхси портфолио өчен кулланырга мөмкин булган вебинарны узу турында сертификат алу мөмкинлеге булачак.
Шулай ук барлык катнашучылар да файдалы материалларга ия булачак. Вебинарларның графигы кушымтада бирелгән.

Документларның тулы пакеты белән сылтама буенча танышырга мөмкин:

https://disk.yandex.ru/d/ieKeW1EQCa1TPg