• Русский
  • Татарча

«Балаларны һәм яшьләрне тәэмин итү өчен остазлык эшчәнлеге инструментлары» онлайн-интенсивы

2023 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Казан ачык талантлар университеты 2.0» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Балалар һәм яшьләрне тәэмин итү өчен остазлык эшчәнлеге инструментлары» онлайн-интенсивын үткәрде. Чара Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгының «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында узды.

 

Чараның максаты укытучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерүдә остазлык эшчәнлеге коралларын куллануда ярдәм итү иде.

Интенсивның пленар өлешендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры, химия фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Лариса Петровна, «Казан ачык талантлар университеты 2.0» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Остазлар факультеты деканы, КДЭУның тәрбия эше идарәсе профконсультанты Орлова Лилия Николаевна чыгыш ясады. Алар остазларны үстерү өчен Мәгарифне үстерү институты һәм Талантлар университеты ача торган проектлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләделәр.

Аннары катнашучылар Талантлар Университетының тәҗрибәле остазлары:«Адымнар-Казан» оешмасының педагог-психологы Кулакова Әлфия Әмир кызы; педагогика фәннәре кандидаты, Казан милли тикшеренү техник университетының профтестлау үзәге директоры, доцент Хөснетдинова Марина Николаевна; психология фәннәре кандидаты, «Менеджмент академиясе» компетенцияләр үзәге директоры Репина Ольга Константиновна үткәргән мастер-класслар сериясендә катнашты .

Шуннан соң проектта катнашучыларга таныш булган TeachMeet кыска чыгышлар форматы оештырылды. Укыту коралларын куллану тәҗрибәсе белән түбәндәге укытучы-практиклар уртаклашты: ТИСБИ Идарә университеты укытучысы Королева Элеонора Джимовна, студентлар белән эшләү буенча менеджер һәм «Карьера навигациясе остазы» курсы кураторы Нәбиуллин Арслан Данияс улы, Лениногорск шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең чит телләр укытучысы һәм Лениногорск районы яшь педагоглар советы рәисе Сальникова Ирина Олеговна, Иннополис мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гаязетдинов Айнур Миңнемөхәммәт улы.

Катнашучыларның бәяләмәләренә караганда, интенсив бик файдалы һәм динамик рәвештә узды, күп эчтәлекле чыгышлар һәм файдалы мәгълүмат булды. Чыгышларның язмалары һәм чыгыш ясаучыларның материаллары укытучы 2.0 каналында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылачак: https://t.me/uchitel_2.