• Русский
  • Татарча

Югары технологияләр һәм техноэшмәкәрлек атналыгы

13-19 март көннәрендә Югары технологияләр һәм техноэшмәкәрлек атналыгы уза. Төп челтәрле ресурс НВТиТ https://htweek.ru/
Җиде көн рәттән мәктәп укучыларын, студентларны һәм укытучыларны югары технологияләр дөньясына чуму көтә, алар хәзерге вакытта безнең чынбарлыкны үзгәртә һәм киләчәкне билгели. Бу көн саен уку процессында җитми калган тәҗрибә алу, зур галимнәр һәм бизнесменнар белән очрашу, иң текә фәнни җитештерүләргә үтеп керү һәм хәтта үз стартапыңны проектлау мөмкинлеге.

Чараның максаты  –  мәктәп укучыларын һәм укытучыларны Россиянең нанотехнологияләр, атом энергетикасы һәм космосны үзләштерү өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләре, югары технологияләр өлкәсендәге казанышлары белән таныштыру.

Проектның төбәк ресурс үзәге  –  Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге «Татарстан Республикасында югары технологияләр һәм техноэшмәкәрлекнең XII атналыгын ачу» семинарын үткәрде.

В ходе семинара педагогов и учащихся образовательных организации ознакомили с планом мероприятий Регионального ресурсного центра. Перед участниками семинара выступил заместитель директора - декан высшей школы биологии ИФМиБ КФУ, канд. биол. наук, доцент Рушан Мирзович Сабиров. В своем выступлении «Высшая школа биологии Института фундаментальной медицины и биологии КФУ как центр высоких технологий в научных исследованиях и образовании» он ознакомил участников семинара с передовыми технологиями, которые используются при подготовке студентов-медиков и биологов. Одним из спикеров семинара стала Наталья Мункуевна Доржиева, методист проекта «Школа в кармане», почетный работник общего образования РФ. Педагогам был предложен ряд учебных пособий и интерактивных приложений для вовлечения учащихся в естественно-научное образование.

Семинар барышында укытучылар һәм белем бирү оешмалары укучылары төбәк ресурс үзәге чаралары планы белән таныштылар. Семинарда катнашучылар алдында директор урынбасары - КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының Югары биология мәктәбе деканы, биология фәннәре кандидаты, доцент Рушан Мирза улы Сабиров чыгыш ясады. «Фәнни тикшеренүләр һәм белем бирүдә югары технологияләр үзәге буларак КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының Югары биология мәктәбе» дип аталган чыгышында ул семинарда катнашучыларны студент-медиклар һәм биологлар әзерләгәндә кулланыла торган алдынгы технологияләр белән таныштырды. Семинар спикерларының берсе «Кесәдәге мәктәп» проекты методисты, РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Наталья Мункуевна Доржиева булды. Педагогларга укучыларны табигый-фәнни белем бирүгә җәлеп итү өчен берничә уку әсбаплары һәм интерактив кушымталар тәкъдим ителде.

Семинарның язмасына сылтама: https://disk.yandex.ru/i/xcE7SDY4ijYKFg 
 

Фотогалерея: