• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпмәдәни тәрбия бирү чарасы буларак дидактик уен» республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпмәдәни тәрбия бирү чарасы буларак дидактик уен»  республика конкурсын уздыру турында игълан итә. Конкурс мәктәпкәчә мохиткә милли традицияләрне актив кертә һәм Татарстан Республикасының күпмәдәни мохите шартларында балалар субкультурасы үсешенең төбәк-этник юнәлешен уңышлы тәэмин итә торган белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Конкурс 01 ноябрьдән 2022 елның 05 декабренә кадәр уздырыла. Материаллар таләпләргә туры китереп электрон рәвештә кабул ителә (1нче кушымта). Конкурста катнашучылар түбәндәге сылтама буенча анкета тутыра: https://disk.yandex.ru/i/surHEKnw2RBmg, теркәлү вакытында ук катнашу өчен түләүне раслый торган документка сылтама (2нче кушымта нигезендә квитанциянең сканы һәм конкурс материалына сылтама (жюри әгъзалары өчен сылтама булырга тиеш) беркетелә.  Конкурска җибәрелгән эшләр кире кайтмый, рецензияләр авторларга бирелми.

Конкурсны уздыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызына мөрәҗәгать итәргә: 89272413982,  ruzilya.abdullina@mail.ru