• Русский
  • Татарча

«Мәгариф учреждениеләрендә көч куллануга һәм кибербуллингка каршы ничек көрәшергә” онлайн курсы

ЮНЕСКОның мәгълүмати технологияләр буенча институты (ИИТО ЮНЕСКО) «Мәгариф учреждениеләрендә көч куллануга һәм кибербуллингка каршы ничек көрәшергә” онлайн курсына чакыра. Курсның күләме – 72 академик сәгать. Укыту уңайлы вакытта уза, курс материалларыннан тәүлек әйләнәсе куллану мөмкинлеге бар. Укыту бушлай. Курсны тәмамлаганнан һәм курсның барлык программасын үтәгәннән соң, тыңлаучылар ЮНЕСКО ИИТО электрон сертификатын түләүсез алачак.

Курс 2019 елның 29 апреленнән 26 майга кадәр (4 атна) EDU-HUB онлайн курсларының Халыкара платформасында түбәндәге адрес буенча үтәчәк: www.learning.e-edu.org

Курсның нигезе итеп ЮНЕСКОның Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләренең халыкара экспертлары эше нәтиҗәләре буенча 2015 елда нәшер ителгән “Мәгариф оешмаларында көч куллануны булдырмау” дип исемләнгән кулланмасы алынды. Онлайн курска 2019 елның апрелендә өстәмәләр кертелде һәм ул яңартылды.

Уку курсы көч куллануны профилактикалау мәсьләләре буенча мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең потенциалын проблеманы тирәнтен аңлау аша ныгытуга һәм мәгариф оешмасында көч куллануга һәм кибербуллингка тиз арада илтифат итү һәм аны булдырмау өчен нәтиҗәле чараларны эшләүгә йөз тота. Курсның төп максатчан аудиториясе: педагоглар, психологлар, мәктәп администрациясе һәм мәгариф идарәләре органнары хезмәткәрләре.

Онлайн курсларның уку-укыту модульләре:

  1. Мәгариф учреждениесендә көч куллану феномены. Әлеге феноменны бүгенге көндә ничек аңлау буенча фикер алышу булачак, аның төрләре һәм формалары өйрәнеләчәк. Дөнья масштабында, Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләрендә буллинг белән бәйле вәзгыятькә күзәтү ясалачак.
  2. Мәгариф учреждениесендә көч куллану очракларына нәтиҗәле илтифат итү. Көч куллануга дучар ителгәннәр, шаһитлар, кыерсытучылар һәм тулаем мәгариф учреждениесе өчен аның нәтиҗәләре турында фикер алышыначак. Көч куллануны законнар белән көйләү мәсьәләләре каралачак, мәгариф оешмасында көч куллану очракларына илтифат итүнең регламентлары һәм алгоритмнары өйрәнеләчәк.
  3. Кибербуллинг: ул кай ягы белән куркыныч һәм ни өчен аңа игътибар итү мөһим. Кибербуллинг феноменын һәм аның эзәрлекләү процессында катнашкан һәркем өчен тискәре тәэсирен өйрәнү булачак. Кибербуллингны һәм аның нәтиҗәләрен булдырмый калу буенча методлар, һәм шулай ук виртуаль яссылыкта мәгълүмати гыйлемлелек һәм куркынычсызлык өлкәсендә компетенцияләрне арттыру мәсьләләренә кагылышлы сораулар өйрәнеләчәк.
  4. Мәгариф учреждениесендә көч куллануны булдырмау һәм тиз арада илтифат итү буенча партнерлык челтәре. Уку-укыту коллективында уңай климат булдыру һәм саклау, көч куллануны профилактикалау һәм каршылыклы хәлләрдә катнашканнарга мәктәпнең килештерү хезмәтенең эш методын да кертеп, ярдәм күрсәтү.

Ерактан торып уку курсында катнашу өчен 2019 елның 29 апреленнән дә соңга калмыйча түбәндәгеләрне эшләү мөһим:

  1. EDU-HUB онлайн курсларында катнашу кагыйдәләре белән танышырга. Кагыйдәләр әлеге сылтама буенча: https://learning.e-edu.org/mod/page/view.php?id=2448
  2. EDU-HUBда теркәлү узарга. Сылтама: http://learning.e-edu.org/login/signup.php?
  3. Электрон адресны расларга. Үзеңнең электрон почта тартмаңда Платформадан килгән хатны табу мөһим һәм хаттагы актив сылтамага басып теркәлүне расларга. Игътибар! Еш кына әлеге хат “Спам” папкасына эләгә, шуның өчен әлеге папканы тикшерү мөһим. Әгәр хат теге яки бу сәбәпләр аркасында сезгә килмәгән икән, Платформа администраторы һәр эш көне ахырында авторлаштыру үткәрә һәм сез теркәлгәннең икенче көнендә авторлаштыру үткәннән соң үзегезнең логин һәм паролегез белән керә аласыз.
  4. Платформага керергә. Адресыгызны раслаганнан соң сез EDU-HUBка керә һәм теләсә кайсы курсларда укуда катнаша аласыз. Керү өчен сылтама: http://learning.e-edu.org/login/index.php
  5. Курста теркәлергә. Турыдан туры сылтама: http://learning.e-edu.org/course/view.php?id=19. Курска кергәннән соң сез автомат рәвештә алга таба ничек эшләү турында күрсәтмәләр белән сәламләү алырсыз. Курсларга тәгаен керү өчен курсның беренче көнендә ачылачак ”Әйдәгез танышыйк” форумында үзегез белән таныштыру мөһим.

Яңалык! Сез шулай ук курсларда уку өчен Moodle мобиль кушымтаны да куллана аласыз. Мобиль кушымтада курска керү өчен сылтама: www.learning.e-edu.org Аны түбәндәге сылтама аша кереп, күчереп алу мөмкин: version=2018120302&lang=ru&iosappid=633359593&androidappid=com.moodle.moodlemobile

Өстәмә мәгълүмат. Платформалда теркәлү узуга һәм курсларга язылуга бәйле барлык сораулар буенча курсның кураторы Никонович Виталий Николаевичка vitali@e-edu.org электрон почтасы аша яки мессенджерлар аша текстлы форматта мөрәҗәгать итү мөкин: +375298693921 (Viber, Whats App, Telegram).