• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар

2022 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты актлар залында «Хәзерге заман педагогы: күнекмәләр һәм төп компетенцияләр» темасы буенча вебинар трансляциясе үткәрелде.
Вебинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлеге буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна мөрәҗәгать итте. Лариса Петровна үз мөрәҗәгатендә институтның инновацион проектлары, квалификация күтәрү курслары һәм инновацион программалар турында җентекләп сөйләде.

Казан шәһәре Совет районы Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче Лицей директоры (178 нче номерлы мәгариф үзәге) Афонская Валентина Александровна тыңлаучыларны хәзерге заман укытучысында булырга тиешле төп күнекмәләр белән таныштырды. Казан шәһәре Яңа Савин районы 179 нчы Гимназия - мәгариф үзәге директоры Наумова Эльвира Викторовна хәзерге заман укытучысы роле турында сөйләде. Эльвира Викторовна «кем ул хәзерге заман укытучысы?» соравына тулы җавап бирде һәм белем бирү мохите экосистемасын булдыру өлкәсендә 179 гимназиянең уникаль тәҗрибәсен тәкъдим итте. Хәзерге заман өстәмә белем бирү педагогы кем ул? Бу һәм башка сорауларга «Шарм» сәнгать үзәге» директоры, педагогика фәннәре кандидаты Скалозубов Максим Геннадьевич җавап бирде. Максим Геннадьевич үз чыгышында уңай педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Максим Геннадьевич фикеренчә дәрестә юмор, көлү һәм яхшы кәефкә урын булырга тиеш.

Казан шәһәренең Унискул Халыкара мәктәбе проект эшчәнлеге координаторы, Сколково остазлары Академиясе һәм «Казан ачык талантлар университеты 2.0», «Киләчәк укытучысы» федераль конкурсы җиңүчесе Шакирҗанов Дмитрий Сергеевич хәзерге заман укытучысының ролен һәм имиджын предметлау өчен берничә альтернатив караш белдерде. Дмитрий Сергеевич онлайн мәктәпләрдә укучы балалар саны артуын билгеләп үтте.
Казан шәһәре Мәскәү районының 65нче татар-рус урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, тарих укытучысы Нуриева Айгөл Ильмир кызы хәзерге заман укытучысы имиджы турында җентекләп сөйләде, укучыларның социаль-психологик тикшеренү нәтиҗәләрен китерде һәм «Укучылар күзлегеннән укытучының идеаль образы нинди?» соравына җавап бирде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты кунаклары һәм вебинарда катнашучылар Казан педагогика көллияте студентлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Таһирова Венера Кәбир кызы булды. Көллият студентлары сорауларга җавап бирүдә актив катнаштылар һәм әлеге тема белән ихлас кызыксынуларын белдерделәр.

Вебинар язмасытүбәндәге электрон ресурста урнаштырылган:
https://www.youtube.com/watch?v=i7uO1-gxEeE

Фотогалерея: