• Русский
  • Татарча

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

Бүген безнең алда торган төп бурычларның берсе – балалар һәм яшьләр белән эшләү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

Утырыш Яшел Үзән муниципаль районының. М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп юнәлешле лицей мәйданчыгында узды. Утырышны турыдан-туры трансляцияләү интернет челтәрендә оештырылган иде.

Чарада мәгариф учреждениеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева да катнашты. Утырыш ахырында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов барысын да үсеп килүче буында республика һәм ил өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга җитди игътибар бирергә өндәде. Тәрбия процессында ата-аналар потенциалын бәяләп бетерү мөмкин түгел, дип ассызыклады ул һәм бөтен республика ата-аналар комитетларына конструктив эш өчен рәхмәт белдерде.

Тәрбия мәсьәләләрендә сыйныф җитәкчесенә әйдәп баручы роль бирелә, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, быел Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Мөһим мәсьәлә турында сөйләшүләр» проекты эшли башлады, ул сыйныф җитәкчеләре белән балаларның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуын күздә тота. «Республикада туган телләрне, туган мәдәниятләрне өйрәнү өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Үз илеңнең патриоты булу – Ватаныңны, туган телеңне ярату, мәдәниятеңне кадерләү, тарихи үткәнебезне хөрмәт итү дигән сүз», - дип ассызыклады ул.

«Адымнар» мәктәпләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу – яңа эш форматы, заманча күп телле мәктәпнең аерым фәлсәфәсе. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка әлеге проектны гамәлгә ашыру инициативасы өчен рәхмәт белдерде (бүген «Адымнар» мәктәпләре Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Актаныш районында эшли).

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һөнәри белем бирү системасында төп бурыч – квалификацияле белгечләр һәм эшче кадрлар әзерләү. Без тармак ресурс үзәкләрен булдыру программасын дәвам итәбез, дип искәртте ул, бүген алар 45әү.

Татарстан Президенты республика көллиятләрендә һәм техникумнарында мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә һөнәр алу өчен шартлар тудырылуын искәртте.

«Һөнәри белем бирү системасы яшьләр арасында популярлаша бара. Шуңа да карамастан, без икътисадның кайбер тармакларында – авыл хуҗалыгында һәм машина төзелешендә эшче кадрларга һәм белгечләргә кытлык кичерәбез», - дип белдерде ул.

Югары белем бирү системасы республиканың гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә югары квалификацияле икътисад һәм социаль өлкәне кадрлар белән тәэмин итә. Шул ук вакытта Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның бер өлеше алга таба уку өчен республикадан читтә югары уку йортларын сайлый.

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов ятим балалар белән адреслы эш темасын күтәрде. Татарстанда якынча 9,5 мең ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала бар, шуларның 8,5 меңе алмаштыручы гаиләләрдә тәрбияләнә. Ул билгеләп үткәнчә, 1117 бала гына торак урыннарын саклап калган, калганнары тораксыз калган. Бу гаиләне тиешенчә тикшереп тормау турында сөйли, дип саный ТР Президенты. Ул шулай ук ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары аерым контрольдә тотарга тиешлеген искәртте. Эшкә урнашуда ярдәм итү һәм гаиләгә алга таба да игътибарлы булмый торып, проблеманы хәл итү мөмкин түгел, диде ул.

 

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре, Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты:

Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы - «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы»  мактаулы исеме.