• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең һөнәри белем бирү секция утырышы

17 июнь көнне Сарман аграр көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышы узды. Киңәшмәнең темасы: «һөнәри белем: хәзерге хезмәт базары шартларында шәхес формалашу».
Секция утырышын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы үткәрде. Республиканың урта һөнәри белем бирү системасының 2021/22 уку елы өчен эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре хакында фикер алышынды. Киләсе уку елына төп бурычлар итеп билгеләнде:
- һөнәри белем бирү ресурс үзәкләре челтәрен киңәйтү буенча эшне дәвам итү;
- федераль проектларны гамәлгә ашыру кысаларында һөнәри белем бирү оешмалары инфраструктурасын үстерүне активлаштыру ;
- урта һөнәри белем бирүне таләп итүче иң кирәкле һөнәрләр буенча программаларны тормышка ашыруны тәэмин итү(ТОП-50);
- Татарстан Республикасында «Ворлдскиллс Россия» һәм «Абилимпикс»чемпионат хәрәкәтләрен үстерү буенча эшне дәвам итү;
- «Профессионалитет»федераль проекты кысаларында төп һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча эшне оештыру;
- һөнәри белем учреждениеләре җитәкчеләренең һәм педагогик хезмәткәрләренең һөнәри компетентлыгын арттыру;
- оешмаларның террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар циклы эшләү.
Секция эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна һәм Һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Митрофанова Эльвира Павловна катнаштылар.
Институтның һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге республика август киңәшмәсенең секция утырышына түбәндәге методик материалларның электрон җыентыклары тәкъдим ителде:
- «Урта һөнәри белем бирү программасы: проектлауга яңа карашлар һәм сыйфатны бәяләүгә карата таләпләр»;
- «Һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлеге шартларында гомуми белем бирү дисциплиналарын укытуны камилләштерү»;
- «Урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләрен бәяләү регламентларын эшләү: тәҗрибә, проблемалар һәм чишелешләр».