• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын бәяләү» комплекслы социологик тикшеренү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Татарстан Республикасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын бәяләү» комплекслы социологик тикшеренү уздырды.

Тикшеренү географиясе Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарын да колачлаган, барлыгы 1935 кеше сораштырылган.

«Татарстан Республикасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын бәяләү» комплекслы социологик тикшеренү кысаларында алынган мәгълүматлардан түбәндәге юнәлешләр буенча анализ ясалды:

  1. Белем бирү оешмалары җитәкчеләренең нәтиҗәлелеген мониторинглау системасы
  2. Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен тәэмин итү системасы
  3. Укучыларны әзерләү сыйфатын бәяләү системасы
  4. Балаларның һәм яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү системасы
  5. Укучыларны тәрбияләүне оештыру системасы
  6. Укучыларга үзбилгеләнү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча эш системасы
  7. Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын мониторинглау системасы
  8. «Интернет» челтәре методика хезмәтенең региональ үсеше мониторингы системасы.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмат-аналитика бүлеге хезмәткәрләре үткәргән комплекслы социологик тикшеренү барышында биш категория респондент сораштырылган:

  1. гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре;
  2. мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре;
  3. гомуми белем бирү оешмаларының укыту эшләре буенча җитәкчеләрнең урынбасарлары;
  4. гомуми белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча җитәкчеләрнең урынбасарлары;
  5. муниципаль методик хезмәтләр белгечләре (мәгариф идарәләре методистлары).

Комплекслы социологик тикшеренү нәтиҗәләрен анализлау белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең региональ системасын үстерү перспективаларын билгеләргә, Татарстан Республикасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирде.