• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның инклюзив белеме” өстәмә һөнәри белем күтәрү программасын гамәлгә ашыра

2019 елның 11 – 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы «ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның инклюзив белеме” проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырды. Төркем кураторы һәм фәнни җитәкче – педагогика фәннәре кандидаты, психология, педагогика һәм андрагогика кафедарсы мөдире К.Ш Шәрифҗанова.

«ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның инклюзив белеме” программасы инновацияле гамәли педагогик эшчәнлек өлкәсенә тыңлаучыларны кертүне күзаллый, тыңлаучыларның инклюзия педагогикасын гамәлгә ашыру асылын һәм ысулларын аңлавын тәэмин итә, инклюзив белем бирү теориясен үзләштерүгә һәм практикасын аңлауга ярдәм итә, иҗади осталыкларны үстерә.

Стажировка мәйданчыклары эше югары һөнәри дәрәҗәдә тәкъдим ителгән иде. Тыңлаучыларны укыту квалифиацион категорияләргә таләпләрсез тәмамланды – проектлар якланды, ә югары һәм беренче квалификация категориясенә ия булучыларга һәм дәгъва кылучыларга, – АООП экспертизасы (тыңлаучының смайлап алуы буенча СМЧ балаларга

Белемнәрне күтәрү буенча нәтиҗәләр ясаганда тыңлаучылар тарафыннан кафедра профессор-укытучыларының югары профессиональлеге, укытуның барлык эчтәлеге дә гамәли юнәлешле характерда булуы, уку процессының яхшы оештырылганлыгы билгеләп үтелде. Тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрен камилләштерү мөмкинлекләре, белем күтәрү процессы вакытында уңай психологик мохит тыдырылганы өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

Фотогалерея