• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем педагогларының инновацияле эшчәнлеге

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты РФ мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 31 гыйнварындагы 5 нче боерыгы буенча федераль челтәрле инновацияле мәйданчык эшчәнлегенең “Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасын оештыру өчен методик комплекс нигезендә мәктәпкәчә белем бирүдә белем сыйфаты белән идарәнең системалы моделен эшләү һәм кертү” темасы буенча төбәк координаторы санала.

Әлеге челтәрле мәйданчык кысаларында мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы 2019 елның 8 февралендә Казан шәһәре Совет районының 113 нче балалар бакчасы базасында “Мәктәпкәчә белем сыйфатын бәяләү чарасын куллану практикасы (ECERS шкалалары)” темасына семинар-практикум уздырды.

Федераль экспериментта катнашучылар алдында әлеге юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән “Романов мәктәбе” дәүләт бюджет белем бирү оешмасының (Мәскәү шәһәре) мәктәпкәчә бүлеге өлкән тәрбиячесе Воротникова Ольга Валерьевна уртаклашты. Ул ECERS шкалаларын эшләүчеләр таянган принципларны искә төшереп узды: баланың позициясен исәпкә алу, балалар инициативасына булышу һәм “бала тавышын” ишетергә тырышу, заманча мәктәпкәчә белем бирүдә сыйфатны бәяләүнең принциплары ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде һәм күрсәтеп бирде.

Семинарда катнашучылар үстерешле предметлы-пространстволы мохитны бәяләүдә белемнәрен ныгыттылар, эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, анализладылар. Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты Башинова Светлана Николаевна семинар эше нәтиҗәләрен гомумиләштерде. Семинарда катнашучылар аны эшчәнлек вакытында барлыкка килгән проблемаларны тиз арада чишү өчен, даими үткәрү кирәклеге турында тәкъдим белән чыктылар.

Фотогалерея