• Русский
  • Татарча

Мотивлаштыруның инновацияле методлары (“Укытучы 2.0 ФИМ”)

2019 елның 28 гыйнварында Россия Федерациясе федераль инновацияле мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә “Укытучы 2.0” инновацияле проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәренең КНИТУ-КАИның Инженерлык лицей-интернаты базасында яшь педагоглары өчен семинар үткәрделәр.

Семинар чит илләрдә популяр саналган «TeachMeet» форматында үткәрелде, аның төп үзенчәлеге оештырулы режимда формаль булмаган аралашудан гыйбарәт. Әлеге «TeachMeet»ның төп темасы – “Мотивлаштыруның инновацияле методикасы”. Чыгыш ясаган спикерларның чыгышлары нәкъ менә шуңа юнәлеш алды да инде. Модератор буларак “Укытучы 2.0” федераль инновацияле мәйданчыкның координаторы Шәехов Марат Рәшит улы чыгыш ясады.

Беренче булып проектны оештыручыларның берсе, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернаты биология укытучысы Яхин Ильдар Ясур улы чыгыш ясады. Ул дәрестә укучыларның танып белүгә омтылышларына мотивлаштыру өчен гамәли эш алымнарын күрсәтте.

А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы математика укытучысы Евстигнеева Евгения Александровна студентларны мотивлаштыру алымы буларак командалы балллы-рейтинглы зачет кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Инженерлык лицее директоры Габидууллин Динар Дамирович яшь укытучыларның игътибарын дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлек вакытында проект эшчәнлеге ярдәмендә укучыларның сыгылмалы, метапредмет сәләтләрен үстерү мөһимлегенә юнәлтте. Үрнәк мисалында әлеге лицей укучылары – Венедиктов Р. һәм Шаһиева Л. фәнни эшләренең нәтиҗәсе тәкъдим ителде. Алар яшүсмерләр арасында интернет-бәйлелек буенча үзләренең эзләнүләре белән таныштырдылар.

Казан шәһәренең 108 нче гомумбелем мәктәбе директоры Гайнетдинов Айдар Валерий улы укучыларны дәресләрдә «ClassCraft» платформасы ярдәмендә мотивлаштыру өчен геймификация алымнарын кертүнең нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия лабораториясе фәнни хезмәткәре Симашева Эльмира Ибраһим кызы тренинг үткәрде, аның барышында яшь педагоглар укытучы һәм укучы күзлегеннән чыгып мотивлаштырылмаган укучылар белән эшләүнең кыенлыкларын күрделәр.

Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче гомумбелем мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укутучысы Сәмигуллина Чулпан Фәйзелхак кызы “Укытучы: манекеннан алып артистка кадәр” дигән темага мастер-класс күрсәтте, аның барышында ул хезмәттәшләрен дөрес итеп суларга һәм катлаулы эш көненнән соң релаксация үткәрергә өйрәтте.

Казан шәһәренең 7нче лицей-интернаты тәрбиячесе Шәвәлиев Айрат Равил улы чарадан алаган тәэсирләре белән уртаклашты һәм укытучы булуга нәрсә мотивлаштыра дигән сорау турында уйларга чакырды.

Семинарга йомгакны КНИТУ-КАИның Инженерлык лицее директоры урынбасары Халиков Индир Рафаил улы ясады һәм “лидерлык дәресләре”н кертү турында сөйләде. Ул шулай ук барлык «TeachMeet» спикерларына һәм семинарда катнашучыларга истәлекле буклетлар тапшырды.

Әгәр сез әлеге чарада катанаш алмагансыз яки аның онлайнын карый алмаган булсагыз, семинарның язмасы түбәндәге сылтамада бар: https://www.youtube.com/watch?v=twECUJFXGoU. Шундаук сез чыгышлар темасы буенча сорауларыгызны да калдыра аласыз.

Спикерларның презентацияләрен һәм фотоларны сез чараларның рәсим төркемендә түбәндәге сылтама буенча таба аласыз: https://vk.com/teach_meet. Шулай ук КНИТУ-КАИның Инженерлык лицей-интернаты төркемендә дә: https://vk.com/wall-99398482_6340.

Әгәр сез бераз гына вакытыгызны сарыф итеп, әлеге чара турында үз фикерләрегезне язып калдырсагыз, оештыручылар сезгә бик тә рәхмәтле булырлар, моның өчен https://goo.gl/forms/ MYVglMgVuDGXKH6v1 сылтамасы аша керегез. Бу исә алга таба мондый чараларны тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү мөмкинлеге бирәчәк. Үз фикерләрен калдыручыларны бүләк көтә – безнең спикерларның чыгышлары.

Сезне “Укытучы 2.0” федераль инновацияле мәйданчыгының киләсе чараларында катнашырга һәм чыгыш ясарга көтеп калабыз.

Фотогалерея