• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм “Казан талантлар ачык университеты 2.0” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2019 елның 1 февралендә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә” Дәүләт программасының Фәнни-экспертлар советы утырышы һәм Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыруның “Перспектива” Концепциясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм “Казан талантлар ачык университеты 2.0” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.

Максаты – Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә талантлы балаларны һәм яшьләрне табу, барлау һәм ярдәм итү эшен камилләштерү, әлеге юнәлештә мәгариф системасында педагогик һәм идарәчел кадрлар эшчәнлеген нәтиҗәле оештыру, остазлык системасын үстерү булган Килешүгә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова һәм “Казан талантлар ачык университеты 2.0” АКБО Башкаручы директоры Айдар Фәрит улы Акмалов кул куйды.

Казан талантлар ачык университеты 2.0 – ул үсеш институты, искиткеч сәләтләр күрсәткән яшьләрнең потенциалын ачуга мөмкинлек бирә, аларның компетенцияләрен үстерә, белем алу һәм үзеңне күрсәтү, эшкә урнаштыру һәм һөнәри яктан үсү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирә, сәләтле балаларга һәм яшьләргә эзлекле ярдәм күрсәтә. Кул куелган килешү кысаларында талантлар белән идарә итү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, тәҗрибә алмашу һәм “Перспектива” Концепциясен, Дәүләт программаларын һәм башка проектларны гамәлгә ашыруга мөмкинлек биргән уртак чараларның иң яхшы практикаларын тарату планлаштырыла.

КФУның Н.И Лобачевский исемендге Лицее базасында үткән Фәнни-эксперт советы утырышында “Перспектива” Концепциясен һәм дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча ведомоствоара үзара хезмәттәшлек белән бәйле мәсьәләләр каралды. Шул исәптән профильле эшче төркемнәр төзү һәм аларга җитәкчеләр беркетү; сәләтле (талантлы) балалар һәм яшьләр белән эшләгән учреждениеләрнең һәм оешмаларның республика реестрын формалаштыру; сәләтлелек һәм компетенциялелек төркемнәре юнәлешләренең белем бирүле, үстерешле модульләрен төзү бурычлары турында фикер алышынды.