• Русский
  • Татарча

“Инклюзив белем бирүдә инновацияле технологияләр” семинарын үткәрү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2018 елга Дәүләт биремен һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының йөкләмәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы педагоглары өчен “Инклюзив белем бирүдә инновацияле технологияләр” актуаль темасы буенча өч гамәли-ориентирлы семинар оештырылды һәм уздырылды (2 июнь, 22 сентябрь, 10 декабрь).

Хәзерге вакытта инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру Россия социаль һәм мәгарифне үстерү сәясәтенең өстенлекле юнәлеше санала. Инклюзив белем бирү СМЧ балаларны социаль интеграцияләүнең факторы буларак карала.

Семинар кысаларында педагогларда аеруча зур кызыксыну уяткан түбәндәге актуаль темалар каралды. Махсус белем алу ихтыяҗлары булган СМЧ балаларны укытуга заманча якын килүләр үз эченә физик һәм менталь үсешләре бозылган һәм СМЧ балалар өчен мәктәпләрдә дифференцияле укыту, белем бирү учренждениеләрендә махсус сыйныфларда интеграцияле укыту, инклюзив укыту кебек формаларны ала.

Педагогика, психология һәм андрогогика кафедрасының профессор-педагогик составы тарафыннан педагоглар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, балаларны инклюзив белем бирүгә тартуга бәйле проблемаларга багышланган материаллар анализланды, әлеге мөнәсәбәтләрнең формалашуына йогынты ясаган факторлар ачыкланды. Санап кителгән проблемаларны чишү максатында, педагогика, психология һәм андрогогика кафедрасы укытучылары СМЧ балалар белән эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрен формалаштыруга төп игътибарны юнәлтүне билгеләп үттеләр.

Эшләгән эшләргә йомгак ясау түгәрәк өстәл артында үтте. Семинарда катнашучылар әлеге тематика турында киләчәктә дә бергәләшеп фикер алышуны кирәк дип таптылар һәм семинарны оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерделәр.

Фотогалерея