• Русский
  • Татарча

Казанда Россиянең педагогик кадрларның белемен күтәрү буенча иң өлкән үзәкләренең берсе булган Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оешуга 90 ел тулуга багышланган “Мәгариф: тәҗрибә, проблемалар һәм үсеш перспективалары” Бөтенроссия фәнни

2018 елның 6 декабрендә Россиядәге педагогик кадрларның белемен күтәрү буенча иң өлкән үзәкләренең берсе булган Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оешуның 90 еллыгына багышланган “Мәгариф: тәҗрибә, проблемалар һәм үсеш перспективалары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә мәгарифнең актуаль проблемалары һәм үсеш тенденцияләре турында фикер алыштылар.

Пленар утырыш “Казан Ривьерасы” кунакханә-күңел ачу комплексында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзларының Татарстан республика комитеты рәисе Юрий Прохоров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Мәкзүм Сәләхов катнашты.

Конференция эшендә шулай ук Россия фәннәр академиясе, Югары икътисад мәктәбе, Россия Федерациясе өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф идарәләре органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, барлыгы 300 кеше, (шул исәптән Россия Федерациясенең 43 субъекты вәкилләре) катнашты. Калганнар конференция эшенә секция утырышларының онлайн-режимында кушылды.

Конференциядә мәгариф системасын үстерү, педагогик һәм идарәче кадрларның һөнәри үсешен камилләштерүнең төбәк модельләре, шул исәптән ФДББСын гамәләгә ашыру һәм хәзерге заман таләпләре һәм системалы үзгәрешләр шартларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләренә багышланган сөйләшү булды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Россия мәгариф системасын үстерү һәм яңартып кору педагогик кадрларны әзерләүнең һәм укытучыларның белемен күтәрүнең сыйфатлы системасыннан башка һич мөмкин түгел. “Бүген безнең эшчәнлегебез педагогны һөнәри үстерүнең алгарышлы системасын үстерүгә юнәлтелгән, без аны шәхеснең, дәүләтнең һәм иҗтимагый оешмаларның үзара бәйләнеше процессы һәм нәтиҗәсе буларак, аның барлык һөнәри эшчәнлек чорында һөнәри компетенцияләрен үстерүне, укырга сәләтлелеген камилләштерүне тәэмин итүдә икәнен аңлыйбыз. Ә бу үз чиратында, өстәмә һөнәри педагогик белем Россия мәгарифенең мөһим өлеше буларак, педагогларның һөнәри кытлыгының мөһим үзгәрешләр көйләгече ролен башкара “,– дип билгеләп үтте Людмила Николаевна.

Конференция кунаклары үз чыгышларында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше буенча мәсьәләләрне чишүдә, өстенлекле төбәк проектларына фәнни-методик булышуда һәм Татарстан Республикасында тулаем мәгариф системасын үстерү һәм әйдәп баручы мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлектә Мәгарифне үстерү институтының ролен билгеләп үттеләр.

Хезмәттәшлек турында шулай ук әйдәп барган Россия нәшриятлары – “Русское слово” һәм “Просвещение” вәкилләре дә билгеләп узды. Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, “Просвещение” компанияләре төркеменең нәшрият эшчәнлеге буенча вице-призеденты Виктория Копылова түбәндәгеләргә тукталып үтте: төбәктә укытучылар белән элемтәләр иң югары дәрәҗәдә корылган. “Төбәк мәгарифенең нәтиҗәлелек асылы нәкъ шушында. Төбәкнең мәгарифне үстерү институты базасында педагоглар заманча, зарури методикаларга үтеп керә алалар, – дип билгеләп үтте Копылова. – Без “Просвещение” нәшриятында укытучылар белән ачык элемтә өчен яңа платформа төзү эшен башлап җибәрдек. Бу безгә алар белән даими элемтәдә тору мөмкинлеге, аларга һәрбер педагогның индивидуаль үзенчәлекләрен һәм эш спецификаларын, төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып, безнең барлык продуктлардан куллана алу мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге платформа безнең төбәк коллегаларыбызга ышанычлы ярдәмче булачак һәм аларның эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итәчәк”.

Пленар утырыш барышында институт хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Институт коллективы Татарстан Республикасы мәгарифе системасын үстерүгә керткән күпеллык өлеше өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Моннан тыш Мәгарифне үстерү институты үзенең партнерларын билгеләп узды, Казан шәһәре мәгариф оешмалары җитәкчеләренә остазлык сертификатлары тапшырылды. Институтның Рәхмәт хаты белән Казан шәһәре Мәгариф идарәсе нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен билгеләп үтелде.

Конференция эше Казан шәһәре белем бирү оешмалары базасында секция утырышларында дәвам итте.

Яңа Савин районының 146 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында “ГТББ ФДББС кертү шартларында укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен яңартып кору” дип исемләнгән 1 нче секция үтте.

Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе базасында “Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру буенча “Укыту нәтиҗәләре түбән мәктәпләрдә һәм уңайсыз шартларда эшли торган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү: тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар” Төбәкара семинары үтте.

2018 елның 7 декабрендә 1 нче секция үзенең эшен Казан шәһәренең Идел буе районындагы “Фарватер” 78 нче лицее базасында дәвам итте, анда “Инклюзив белем бирү: мәгариф оешмасының белем бирү эшчәнлеген оештыру” база мәйданчыгы эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.