Семинар эшендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты.
Семинар барышында мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләре 2020 елда «Мәктәп лигасы» Төбәкара ресурс үзәге эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм катнашучыларны 2021 елга чаралар планы белән таныштырдылар.
«Мәктәп лигасы» төбәкара челтәрендә катнашучы 33 мәктәптә гамәлгә ашырыла торган челтәр проекты кысаларында 2020 елда институт тарафыннан табигый-фәнни цикл предметлары буенча педагогларның иң яхшы методик тәҗрибәләрен гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән берничә чара үткәрелде. Педагоглар тарафыннан югары бәя алган чараларда 1000 нән артык педагогик хезмәткәр катнашты, алар чараларның гамәли юнәлешле булуын, үткәрүнең уңайлы форматын һәм педагогларга практик ярдәм күрсәтү өчен вакытның оптималь кулланылышын билгеләп үттеләр.
Укучылары «Мәктәп уч төбендә» программасы һәм мәгариф проектлары финалистлары булган республика белем бирү оешмалары «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» тарафыннан STA-студия модульләре һәм «Наночемодан» белән бүләкләнделәр.
Проектны тормышка ашыру барышында эчтәлеге педагоглар өчен мәгълүмати навигатор форматында бирелгән «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» мәгълүмати-белем бирү ресурслары» мәгълүмати брошюрасы; проектта катнашучы мәктәпләрнең эш тәҗрибәсен гомумиләштерүче «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» ресурслары»: укыту-белем бирү процессында үсеш баскычларын кертү тәҗрибәсе» дигән авторлык методик материалларының төбәкара җыентыгы әзерләнде һәм тәкъдим ителде. Җыентык материаллары РИНЦка кертелгән.
Семинарда катнашучылар соравы буенча институт хезмәткәрләре фәнни-методик характердагы басмаларны әзерләү таләпләрен анализлауга җентекләп тукталдылар.
Язмага сылтама: https://events.webinar.ru/29123279/7753307/record-new/7901851