• Русский
  • Татарча

«Уку предметларын (предмет өлкәләрен) укыту концепциясен исәпкә алып, федераль дәүләт белем бирү стандартларының фән, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләренә ирешү өчен гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү» беренче төбәкара фәнни-гамәли вебинары

2 нче һәм 4 нче декабрьдә «Уку предметларын (предмет өлкәләрен) укыту концепциясен исәпкә алып, федераль дәүләт белем бирү стандартларының фән, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләренә ирешү өчен гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү» беренче төбәкара фәнни-гамәли вебинары үткәрелде.

Семинарда Казан шәһәрендәге иң яхшы мәктәпләренең (Казан шәһәре Яңа Савин районының 9 нчы урта мәктәбе, Казан шәһәре Совет районының 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе), «Мәгарифне үстерү» РФ дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы практикалар конкурсында җиңүчеләр, Россия Федерациясе төбәкләре вәкилләре (Чиләбе өлкәсе, Липецк өлкәсе, Алтай Республикасы) төп белем бирү һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

  1. Чипышева Л.Н., Чиләбе
  2. Бородкина Т.Н., Тербуны, Липецк өлкәсе
  3. Наталья Фадеенко, Алтай Республикасы
  4. Муллакаева А.Ф, ТР Зәй муниципаль районы
  5. Даутова_Бадгиева, Түбән Кама шәһәренең 31 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

ГСеминарның географиясе – Россия Федерациясенең 29 регионыннан 445 теркәлгән тыңлаучы.

Шулай ук, семинар кысаларында иң яхшы практикалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Призёрларны котлыйбыз! 2021 елда аларны һәм аларның коллегаларын да көтеп калабыз

Фотогалерея