• Русский
  • Татарча

«Белем бирү сыйфаты: яңа алымнар» вебинары

2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Арчаның 2нче урта мәктәбе белән берлектә «Белем бирү сыйфаты: яңа алымнар» дигән темага вебинар үткәрелде.

«Просвещение» нәшрияты ярдәме белән үткәрелгән чарада 2 нче мәктәпнең 43 педагогы катнашты.

«Мәктәпнең цифрлы трансформациясе: инде миф түгел, әмма әле чынбарлык та түгел» онлайн-трансляциясе барышында цифрлы трансформация мәсьәләләре каралды:

  • «Катлаулы кеше» «Катлаулы дөньяда» - глобаль контекстлар һәм мәгарифкә чакыру ташлау.
  • «„Цифра“ — маркетинг яисә яңа асыл?» — мәктәпне цифрлы трансформацияләү моделе.
  • «Бу безгә кирәкме?» — цифрлы өзеклекләр һәм мәгариф парадигмасы алмашыну.
  • «Тамырына кара!» — мәгънәви линияләр һәм төп принциплар.
  • «Кем өчен?» — искиткеч укучылар һәм төп процессларны үзгәртү.
  • «„Цифралы самурай“ юлы» — цифрлы чынбарлыкның гади катлаулы кагыйдәләре.

Спикерлар булып «Просвещение» нәшрияты вәкилләре Сергеев Сергей Валерьевич, Рабинович Павел Давидович, Серебрякова Татьяна Геннадьевна чыгыш ясады.
«Катнаш укыту практикасы: укучылар өйдә һәм мәктәптә булганда» онлайн-трансляциясе барышында түбәндәге сораулар каралды:

  • Катнаш укыту шартларында чын-чынлап нәтиҗәле дәресне ничек оештырырга?
  • Укучыларның пассивлыгын ничек җиңәргә?
  • Онлайн-дәресләрдә техник кыенлыкларны ничек узарга?

Спикерлар булып «Просвещение» нәшрияты вәкилләре Конобеев Алексей Васильевич, Чернецкая Татьяна Александровна, Андреева Наталья Владимировна чыгыш ясады.
Вебинарның модераторы — Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы.
«Мәктәпнең цифрлы трансформациясе: инде миф түгел, әмма әле чынбарлык та түгел» онлайн-трансляциясе