• Русский
  • Татарча

«Заманча белем бирү менеджменты» һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча сайлап алу игълан ителә

Хөрмәтле коллегалар!

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе «Заманча белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча бюджеттан тыш нигездә 250 сәгать күләмендә мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (җитәкчеләренең урынбасарларын) һәм башка затларны укытуга сайлап алу игълан итә.

Укыту 2020 елның октябреннән 2020 елның декабренә кадәр планлаштырыла.

Укыту формасы - читтән торып (дистанцион) уку.

Өстәмә мәгълүмат meniro14@mail.ru электрон почтасы адресы буенча.

Элемтә өчен телефон: 8(843) 571-14-58.

Укуга теркәлү түбәндәге сылтама буенча үткәрелә: https://forms.yandex.ru/u/5f742b8197d748203a9be724/.

Һөнәри яңадан әзерләү курсларын үткәрү вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.