• Русский
  • Татарча

«Ел тәрбиячесе - 2020» республика һөнәри конкурсы

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпкәчә белем бирү педагоглары - «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы финалистлары «Түгәрәк өстәл» бәйгесендә катнаштылар. Конкурсның әлеге этабының максаты - мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүнең стратегик юнәлешләрен аңлауны күрсәтү һәм гамәлдәге проблемаларны хәл итүнең конструктив карарларын педагогик җәмәгатьчелеккә үз күзаллавын күрсәтү.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Һадиуллин Илсур Гәрәй улы мөрәҗәгать итте. Ул түгәрәк өстәл кысаларында нәтиҗәле эш алып баруга ышаныч белдерде, укытучылар үсешенең милли системасын торгызуда һәм үстерүдә конкурс хәрәкәтенең югары әһәмиятен билгеләде. Әлеге чараның модераторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы.

Түгәрәк өстәл барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үзкыйммәте, мәктәпкәчә белем бирүдә цифрлы технологияләр, мәктәпкәчә белем бирү системасы педагогының шәхесе, мәктәпкәчә яшьтәге балалар шәхесен формалаштыруда тәрбияченең роле кебек мәсьәләләр тикшерелде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга видеосораулар бирделәр:

  • 2019 елда «Россия ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Пепеляев Евгений Владимирович (Пермь крае);
  • 2019 елда «Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсы лауреаты Воронцова Анастасия Олеговна (Казан);
  • «Русское слово» нәшриятының мәктәпкәчә белем бирү үзәге директоры Плаксина Нина Николаевна;
  • мәктәпкәчә белем бирү буенча федераль эксперт, Мобиль белем бирү системалары институты вице-президенты Скоролупова Оксана Алексеевна;
  • педагогика фәннәре докторы, Мәскәү өлкәсе Орехово - Зуево шәһәренең дәүләт гуманитар-технология университетының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы кафедрасы профессоры, Мәскәү өлкәсе мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары ассоциациясе рәисе Майер Алексей Александрович.

Конкурсантлар, мәктәпкәчә белем бирүнең заманча сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләрендә нәтиҗәле нәтиҗәләргә ирешү өчен, педагогларга көчләрне берләштерергә кирәк, дигән фикергә килделәр.

Фотогалерея