• Русский
  • Татарча

«Баланың киләчәге. Киләчәкне сайлаганда ничек ярдәм итәргә»

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән берлектә «Ачык класс» проекты кысаларында «Баланың киләчәге. Киләчәкне сайлаганда ничек ярдәм итәргә» вебинарын үткәрде.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге мөдире Яруллина Лилия Наил кызы мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, еш кына күп кенә балалар үз проблемалары белән үзләре ялгыз калалар һәм ялгышалар, шул исәптән һөнәр сайлаганда да.

Ярдәм сыйфатында һөнәри тестлар кертелде, алар балаларга үз мәнфәгатьләрен һәм һөнәргә осталыкларын билгеләргә ярдәм итә.

Вебинарда катнашучыларның чыгышлары эчтәлекле, актуаль һәм практик әһәмияткә ия иде. Алар педагогларның һәм ата-аналарның игътибарын һөнәр сайлау чорында мәктәпләрне тәмамлаучыларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлтте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирүне үстерү үзәге директоры Э.П. Митрофанова «Гомуми белем – урта һөнәри белем – производство» системасында «Укучыларның һөнәри ориентациясенең нәтиҗәлелеге проблемалары» дигән доклад белән чыгыш ясады һәм һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыруның төп проблемаларын ачты. Эльвира Павловна бердәм һөнәри юнәлеш бирү пространствосын булдыру механизмын (алгоритмын) тәкъдим итте, һөнәри пробаларны үтү процедурасы белән җентекләп таныштырды һәм аларның һөнәрне аңлы сайлауда әһәмиятен ассызыклады.

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының «ИнноПРОФ» Тест үткәрү, профориентация һәм карьера үсеше үзәге директоры И.А. Сахнова укучыларның һөнәр сайлауга әзерлеге проблемасы булуын билгеләп үтте һәм проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим итте:

  • белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү эшен тирәнәйтү;
  • максатчан һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрү.

Ирина Александровна хәбәр иткәнчә, хәзерге заман шартларында һөнәри юнәлеш бирүгә яңа, төп роль бирелә.

Л. Н.Орлова, КДЭУның Стратегик үсеш һәм тышкы элемтәләр департаменты профконсультанты, Талантлар Университетының эксперт-остазы, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән чыгыш ясады. Үз чыгышында Лилия Николаевна балаларда аңлы һәм мөстәкыйль сайлау күнекмәләрен формалаштыру зарурлыгын билгеләп үтте, шулай ук бу мәсьәлә буенча бала белән ничек диалог төзергә мөмкин булуын күрсәтте.

Л.В. Крючкова, Н.А. Галләмов исемендәге РСОШ педагог-психологы, закон белән конфликтта торучы балаларны интернаттан соң уңышлы социальләштерү өчен һөнәри маршрут формалаштыру һәм гамәлгә ашыру буенча «Теләктән - һөнәргә» проектын гамәлгә ашыруның кызыклы тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Е.Б. Цагарелли, ГАОУ «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге методист-психологы, чыгарылыш укучыларының үзләренең һөнәри үзбилгеләнешләрендә ясаган хаталарын җентекләп ачып күрсәтте һәм аларны кисәтү ысулларын билгеләде.

Вебинар ахырында ТР Мәгарифне үстерү институты тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртибен профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Э.Х. Башлай катнашучыларның "Баланың һөнәрне мөстәкыйль сайлавы нәрсәгә бәйле?" дигән соравына җавап бирде.

Чыгарылыш укучыларының һөнәри ориентациясе темасына һәм кирәкле психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә багышланган вебинар тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты, һәм онлайн-трансляциягә кушыла алмаган барлык кешеләр вебинар язмасын түбәндәге сылтама аша үтеп карый алалар: https://www.youtube.com/watch?v=_qLpJHDVTso