• Русский
  • Татарча

ТР Зәй муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән онлайн-семинар форматында вариатив чара

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, төбәк проектларын гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының уңайлы булмаган социаль шартларында эшләүче һәм белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү чаралары кысаларында, Зәй муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән онлайн-семинар форматында вариатив чара оештырды һәм үткәрде («ООП СОО үзләштерүнең эчке мониторинг системасы үзенчәлекләре". Семинар җитәкчесе - Смирнов И.А., мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты).

Чарада Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының 30 җитәкчесе катнашты. Казан шәһәре Идел буе районының 40 нчы гимназиясе директоры Яковлева Л.А. белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән ООПны проектлау үзенчәлекләре, ООП СОО үзләштерүнең эчке мониторинг системасы, нәтиҗәләрне контрольдә тоту мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Эш онлайн-режимда барды, чатта чыгыш ясаучыларның катнашучылар белән элемтәләре актив хупланды.

Чара материаллары (тезислар һәм презентацияләр) катнашучыларга җибәрелде.

Фотогалерея