• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Лаеш шәһәре 1 нче гимназиясе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе педагоглары өчен семинар

2020 елның 29-30 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Лаеш шәһәре 1 нче гимназиясе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Гомуми белем бирү оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләү системасы эшчәнлеген тәэмин итү» темасы буенча онлайн-режимда кыска вакытлы чара уздырылды.

Чарада мәктәпнең 25 педагогик хезмәткәре, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре С.Н. Корнев; Казан шәһәре Идел буе районының «6 нчы гимназия» МБМУ башлангыч сыйныфлар укытучылары Г.Р. Садриева һәм Р.Ф. Любицкая, «Казан дәүләт энергетика университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ укытучысы, техник фәннәр кандидаты С.А. Лившиц; ТР Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А.В. Михеев; доцент, филология фәннәре кандидаты, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ рус теле һәм әдәбияты укытучысы Д.Р. Копосов катнашты. Программаның кураторы - Татарстан Республикасы ИРО мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты З.И. Җамалетдинова.

Семинарның максаты ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы эше тәҗрибәсен өйрәнү иде.

Семинарда катнашучылар федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы эшчәнлегенең норматив хокукый нигезләре белән таныштылар.

Семинарда катнашучыларда гамәлдәге федераль һәм региональ системалар һәм процедуралар контекстында белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы проблемалары турында фикер алышу, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары һәм практик укытучыларның мастер-класслары аеруча кызыксыну уятты.

Семинар ахырында спикерлар педагогларның сорауларына җавап бирделәр.