• Русский
  • Татарча

«РОСНАНО Мәктәп лигасының белем бирү ресурслары: укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерүдә педагогик табышлар» темасы буенча семинар

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагогларын һәм «РОСНАНО Мәктәп лигасы» инновацион проектының региональ челтәрендә катнашучы мәктәпләрне чакырабыз.

«РОСНАНО мәктәп лигасының белем бирү ресурслары: укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерүдә педагогик табышлар» төбәкара гамәли-юнәлешле семинар (вебинар) 2020 елның 15 маенда Мәскәү вакыты белән 12:30 сәгатьтә узачак.

Семинар программасы:

  1. «Камиллекнең «цифрда» җиде баскычы» мәгариф марафоны.
    С.Н. Корнева, ТР Мәгарифне үстерү институты Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре
  2. Башлангыч мәктәптә проект эшчәнлеге. Педагогик остаханә.
    С.И. Мостаева, Казан шәһәре «170 нче мәктәп»нең директор урынбасары, башлангыч сыйныфлар укытучысы
  3. Диңгез нинди төстә. «РОСНАНО мәктәп лигасы»ның модульле ресурслары нигезендә дәрестән тыш эшчәнлек буенча дәреснең автор методик эшкәртмәсе.
    А.Н. Хәкимова, Казан шәһәре «170 нче мәктәп»нең башлангыч сыйныфлар укытучысы
  4. «Табигать табышмаклары» табигый-фәнни юнәлештәге курсын гамәлгә кертү.
    И.И. Иванушкина, Красноярск шәһәре 94 нче урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
  5. «Табигать табышмаклары» курсының төп принциплары.
    А.Н. Юшков, әйдәп баручы эксперт, «РОСНАНО мәктәп лигасы» проекты челтәрләре лабораторияләре һәм ФИП мәктәпләре координаторы

Семинарда (вебинарда) катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/NL2XR

Семинар (вебинар) 16 майдан башлап ТР Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайтында Татарстан Республикасында РОСНАНО мәктәп лигасының ресурс үзәге битендә булачак. Чара нәтиҗәләре буенча теркәлгән катнашучылар электрон рәвештә сертификатлар алачак.