14 апрель, 2020 - 12:14
2020 елның 10-24 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысаларында мәктәп педагогларына «Укучыларны дистанцион укытуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен цифрлы инструментларга күзәтү» дигән вебинарлар сериясен тәкъдим итә.
Вебинарларның видеоязмаларын «Дистанцион укытуны оештыруны методик тәэми итү. Вебинарлар» сылтамасы буенча карарга мөмкин.
Вебинарлар:
- Онлайн-укуларны оештыру сервисларының функциональ мөмкинлекләренә күзәтү: Jitsi, Talky, Proficonf, Google Hangouts, Google Meet.
- Проект өстендә эшләгәндә укучыларның бердәм эшчәнлеген оештыру өчен Padlet онлайн-сервисын куллану.
- Онлайн-укытуны оештыру программаларының функциональ мөмкинлекләренә күзәтү: Zoom, TeamLink, Skype.
- Дәресләрне реаль вакыт режимында Youtube, Instagram онлайн-сервисларын кулланып трансляцияләү.
- Microsoft: OneDrive, OneNote, Microsoft Teams, Microsoft WhiteBoard веб-сервислары ярдәмендә укучыларның күмәк эшен оештыру.
- Компьютер экранын видеога яздыру программаларының функциональ мөмкинлекләренә күзәтү: oCam, ВandiСam.
- Вебинарлар үткәрү программаларының функциональ мөмкинлекләренә күзәтү: MyOwnConference.ru, Webinar.ru.
- Дистанцион укытуны гамәлгә ашырганда Google-документлар куллануның өстенлекләре.
- Дистанцион укытуны гамәлгә ашырганда Google Forms куллануның өстенлекләре.
- Google Classroom платформасы базасында дистанцион укытуны оештыру.
- Google Sites ярдәмендә дистанцион укыту өчен укытучының интерактив сайтын булдыру.