Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучыларны, методистларны һәм ата-аналарны дистанцион укытуны оештыру буенча соңгы актуаль ресурслар һәм методик тәкъдимнәр җыелмасын әзерләде:
Дистанцион белем бирү
- Дистанцион технологияләр кулланып өйдә укытуны оештыру буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшләре
- Мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларында балаларны дистанцион укыту буенча методик материаллар.
- Zoom'да ничек эшләргә.
- Zoom ярдәмендә онлайн укыту
- Скайп белән практик эш: читтән торып эшләү өчен мөмкинлекләр
- Discord мессенджерын һәм Minecraft уеннарын дистанцион уку вакытында куллану
- Дистанцион укыту: процессны оештыру һәм түләүсез кушымталар, курслар, видеолекцияләр куллану
- Дистанцион укыту. Онлайн-платформаны сайлыйбыз
- Укучылар өчен онлайн-дәресне ничек нәтиҗәле үткәрергә: педагогик киңәшләр
- Карантин вакытында катнаш онлайн-укыту
- Learnis платформасының дистанцион уку өчен интерактив видео, квестлар һәм башка сервислары
- Хәзерге заман педагогының эшендә цифрлы белем бирү ресурслары: LECTA платформасыннан тәкъдим. 1 өлеш
- Укучыны дистанцион укытканда маршрут кәгазьләрен һәм аларның бәяләү системасын эшләү.
- Дистанцион белем бирүне оештыру. Директорлар, педагоглар һәм укучыларның эш тәҗрибәсе
- Уку процессын оештырганда электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен куллану
- Дистанцион белем бирү. Педагог эше тәҗрибәсеннән
- Хәзерге заман педагогының эшендә цифрлы белем бирү ресурслары: LECTA платформасыннан тәкъдим. 2 нче өлеш
Эшне онлайн-форматта оештырыгыз
Иң мөһиме - детальләрдә. Дистанциядә эшләү шартларында катнаш укыту турында сөйләшик, веб-камера аша дәресләр үткәргәндә төп аспектларны карарбыз.
Эш өчен материаллар сайлап алыгыз:
Ата-аналар һәм укучылар белән өзлексез элемтәне оештырыгыз
Өзлексез элемтә өчен кораллар кулланырбыз, үзтикшерү белән сораштыру кәгазьләрен, шулай ук укучылар өчен яңа материал буенча эшче кәгазьләрен булдырырга өйрәнербез.
Укытучылар тәҗрибәсе
Авыл мәктәбенең чикләнгән мөмкинлекләре кысаларында дистанцион белем бирү үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Педагог буларак онлайн-режимда эшләү кыенлыкларын җиңеп чыгу буенча фикер алышырбыз.